ӨЛГЕР с. 1. Җитез, уңган, булдыклы; елгыр. [Ояларга] сыерчыклар килгәнче, өлгер чыпчыклар оялап алган. Г.Гобәй. Егет җитез акыллы, өлгер сүзле кеше түгел иде, ахрысы. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. Тиз генә, бик җитез рәвештә. Айсылу хат өстеннән бик өлгер генә күзен йөртеп, кирәкмәс урыннарын төшергәли барып, чүпли-чүпли генә укырга тотынды. Г.Бәширов. ‒ Шәп дару алып җибәр әле булмаса! – ди Чикерткә, сәүдәгәрләрчә өлгер генә. Ә.Еники |