ӨЛГЕ II и. 1) Тәрәзә рамының бер өлешен тәшкил иткән аерым пыяласы; күз. Аллы-зәңгәрле электр лампалары белән яктыртылган международный вагонның урта купесында киң өлгеле тәрәзәдән Юныс Вәлишин йөзе чагылып китте. К.Нәҗми. Сыңар тәрәзәнең бака кабыгы төсле утлы-яшелле өч өлгесе өчесе өч якка кылайган. Г.Бәширов. Без калага кергәндә, эре өлгеле тәрәзәләр аша яктылыкның урамнарга сирпелгән вакыты иде. Х.Кәрим

2) Тәрәзә пәрдәсе. Күтәрдеңме, күрермен дип, Ап-ак өлгеңне. Җыр. Тәрәзәләренә матур өлгеләр, гардиннар эленгән. С.Бакый

3) Чигү өчен төсле шакмаклар сугып әзерләнгән әйбер, рәсемле канва. Әзер өлге сатып алу

4) Чигеп эшләнгән картина, панно кебек әйбер. Пианино белән диван өстендә пөхтә итеп чигелгән өлгеләр тора. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә