ӨЛГЕ I и. 1) Үрнәк. [Җиһанша], Таһирҗан хәлфәдән өлге алып, Бохарага барып кайтканга, авыл халкы Җиһаншаны күркәм холыклы, галим вә белекле бер зат дип беләләр. З.Һади. Өлгеләр һәм иярү өчен үрнәкләр бирделәр. Г.Нигъмәти. Үзе исән чакта, бер генә китабы – «Тәлгәшләр»е генә чыгып калса да, без, студент егетләр, аның шигырьләрен өлгедәй кабул итеп, сокланып укый идек. Р.Корбан

2) Өс яки аяк киемен теккәндә, аерым өлешләрен кисеп әзерләү өчен үрнәк; шаблон. Низами карт үзе сәке түренә, тәрәзә яктысына аяк бөкләп утырып, иске киемнәрне турап, сәкегә кәгазь өлге салып, тәвәккәл бүрек тышлыгы кисә. М.Гали. Башмагымның, ай, башлары Бигрәк матур өлгеле. Т.Гыйззәт. Арка ягы өлгесен тукыма өстенә җәеп салганда, аның уртасын буй җепкә туры китерергә кирәк. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә