ӨЛӘШҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса кешеләргә бүлеп бирү. Колхозчыларына итен, сөтен мул итеп бирү генә түгел, акчалата да өләшә икән. Ә.Еники. Ярмалы бәлешне табынга табасы белән чыгаралар, башта аның өстен кисеп өләшәләр. Татар халык ашлары 2) Тарату, таратып бирү. Никах хөтбәсеннән соң садака өләшүгә дә, бу туй өчен муеннан бурычка батуына карамастан, бик нык әзерләнде. Г.Ибраһимов. Аларның малын русларга өләшергә телиләр. И.Гази. --- зираттагы бала-чагага Тәфкил хәер-садака өләште. Р.Шәрипов 3) күч. Нәрсәне дә булса бик мулдан, уйлап тормастан, жәлләмичә, һәркемгә бирү. Тел белән үзләре бик оста юмалыйлар, вәгъдәләрне тау-тау өләшәләр: менә сиңа тегенди ирек, менә сиңа мондый ирек, иректән күбе юк ---. И.Гази Өләшә бару Эзлекле рәвештә өләшү, рәттән өләшү. Әйе, америкалылар кебек милли байлыкны туплыйсы урынга, без аны шушы африкалыларга өләшә бардык. Р.Ибраһимов Өләшә башлау Өләшергә керешү. Баштарак меньшевиклар, бигрәк тә эсерлар, барлык авылларда диярлек зур-зур докладлар белән чыгып, вәгъдәләрне бик юмарт өләшә башлаганнар иде. И.Гази. Җыелган «казна» акчасын өләшә башлыйлар, фетнәчеләр эчеп исермәсен өчен, шәраб тулы мичкәләрне бәреп ваталар. В.Имамов Өләшә тору Башка эш-гамәл булганчы, аннан алда өләшү; шактый вакыт яки әледән-әле өләшү.--- иске киемне фәкыйрь, мохтаҗларга өләшә торабыз. Г.Ибраһимов. Менә шулай, эчендәге байлыкны һәркемгә өләшә торгач, картның капчыгы бушап калган, ул бер ай ашамаган бүренең корсагына охшап калган. Ф.Яруллин Өләшеп бетерү Берсен дә калдырмыйча өләшү. Ничектер бер алган идем дә кешегә өләшеп бетердем шунда. Ә.Еники. Әллә әдәп дигән нәрсәне онытып, үзеңдә нәрсә бар ‒ бөтенесен теләгән бер кешегә уңлы-суллы өләшеп бетерергәме? Д.Бүләков Өләшеп йөрү Барсына да рәттән өләшү. Шушы кеше сәхнәдәге тәҗрибәсен өләшеп йөри: әрсезләрне туктата, китек күңеллеләрне юата, мохтаҗларга җор сүзен садака итеп өләшә. К.Кәримов Өләшеп кую Алдан ук өләшү. Очучы киемнәрен безгә кичтән өләшеп куйдылар. Комбинезон, күн шлем, планшет. М.Юныс Өләшеп ташлау сөйл. Бик тиз, озак уйлап тормыйча өләшү. Ут чыккандай чаптырып ведомость төзеттерә, хезмәт көненә бер килодан иген өләшеп ташлый ---. Г.Ахунов Өләшеп тору Даими рәвештә өләшү; хәзерге моментта өләшү. Тузмыйлар бу мичләр, тузмыйлар, Торалар гел җылы өләшеп. Ф.Яруллин. Ул [татар халкы], гасырлар буе асылларын юмарт рәвештә башкаларга өләшеп торса да, һаман затлыларның яңаларын тудыра килгән. И.Таһиров Өләшеп утыру Озаклап өләшү, өләшеп вакыт уздыру. Әйттем әле квартбюродагы Михайлов дигән адәмгә, син монда атаң малын өләшеп утырмыйсың, дидем. М.Маликова. Дөрес, шагыйрь дә килгән бер кешегә акча өләшеп утырмагандыр, кемгә киңәшен биргән, кемгә киләчәк юлын өйрәтеп чыгаргандыр. Л.Хәмидуллин Өләшеп чыгу Һәммәсенә дә, беркемне калдырмыйча өләшү. Догадан соң Саимә касәләр белән чәй өләшеп чыкты. Р.Батулла. Ә ул инде үз чиратында иң олы тугайларны, иң сусыл җәйләүләрне, билгеле ки, үз уллары Алтын, Кучар, Сачә бәкләргә өләшеп чыкты. В.Имамов Өләшеп яту сөйл. к. өләшеп тору. --- Черновлар Берлин вокзалында автономия өләшеп яталар, Гаязлар шул һавадагы торнага ышаналар һәм башкаларны да ышандырырга көчәнәләр. М.Сәгыйдуллин. --- әйтерсең лә мин монда алтыннан койган баллон өләшеп ятам! М.Галиев |