ӨЙРӘТҮ ф. 1) Нинди дә булса эшне башкарырга, үтәргә, эшләргә күнекмә бирү. Яшь киленне эшкә өйрәт. М.Гафури. Ул егетне рояльдә уйнарга иң элек мин өйрәттем. Ф.Бурнаш. Наташаның тәҗрибәсе дә зур, безнең яшьләрне өйрәтер дә иде ул, игенне күп алырга өйрәтер иде. Г.Бәширов 2) Берәр төрле һөнәргә, белгечлеккә ия булырга, аны үзләштерергә ярдәм итү; шул һөнәр, белгечлек күнекмәләрен бирү. Акча бирмәм, өс-башын карамам, тамагын туйдырырмын, балта эшенә өйрәтермен, дигән балтачы Әхмәтҗан аңа. М.Гали. – Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем, – ди. Ә.Фәйзи. Балага күп төрле һөнәр эзләп тә уйлаштылар, музыка остасы, очучы, доктор, балерина, җырчы, тагын шуның ише бик күп төрле һөнәр өйрәтергә булдылар. Г.Минский 3) Белем бирү; нәрсәне дә булса аңларга, төшенергә ярдәм итү. Әллә нинди узгынчы черкаслар керә, им-том өйрәтеп китәләр иде. Ш.Камал. Тормыш итәргә өйрәткән өчен, аңа күп итеп рәхмәт язган. Г.Бәширов. Апакаем, өйрәнә алмасаң, мөдиргә әйт, белмим, диген, ничек саварга кирәклекне мөдир өйрәтер, алай да булмаса, аякларыңны салындырып, мич башында гына утыр. Ә.Айдар 4) Үзләштерергә, өйрәнергә ярдәм итү, булышу (башка бер телне). Минем шуңа бигрәк ачуым килә: бу корсак үзе Россиядә торып русча белми, ә үзе мине русча сөйләшергә өйрәткән булып азаплый. Ш.Мөхәммәдев. --- елмайганда яңаклары чокырлана торган бу яп-яшь рус кызы аңа бер дә иренмичә рус телен өйрәтә, кайчагында аның берүзе өчен генә калып та берәр-икешәр сәгать утыра торган иде. Г.Әпсәләмов 5) Аңлатып киңәшләр бирү, нинди дә булса акыл бирү. Үзең төпле белмичә, кешене өйрәтмә. Мәкаль. Ләкин ул төп асылда мондый теләми каршы алуларына очрармын дип алдан ук хәзерләнгән, ире аны таяклап кугангача, һәммә нәрсәгә, һәммә шелтәгә түзәргә, баш ияргә юл буйлап өйрәтеп кайткан иде. Г.Ибраһимов 6) Нинди дә булса күнекмә бирү, күнектерү. Монысы инде бала-чагаларга күз-колак булу һәм аларны акылга, тәртипкә өйрәтү эшенә кирәк, ди икән. Ш.Камал. Егетләр, моның серкәсе су күтәрми икән, мәдрәсә тәртибенә өйрәтик. Т.Гыйззәт. Колхозчының хезмәтенә түләмичә начар гадәткә өйрәттеләр. Татарстан яшьләре 7) Хайваннарны билгеле бер эш-хәрәкәтләр ясарга күнектерү. Атсызлыктан газап чиккән әткәй бу муены камыт күрмәгән симез бияне ике көн эчендә җигәргә өйрәтте дә дөнья җимереп эшләргә тотынды. Г.Ибраһимов. Мин алып бара торган утыз биш аюны эшкә өйрәтерсең. Һ.Такташ. Быел сыерларны җигәргә өйрәттек. Ә.Айдар 8) Аңлатып бирү; күрсәтү (юлны). – Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың, – дип, юл өйрәтеп җибәргән. А.Алиш 9) Үзләштерергә, өйрәнергә ярдәм итү. Әнкәй миңа кечкенәдән җыр өйрәткән, Җырлый-җырлый әби бишектә тирбәткән. Ә.Ерикәй. Зәйни абый яңа көйләр өйрәтте. Ф.Бурнаш. Сабантуй һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әти безгә шигырь һәм җырларны үзе әйтеп торып өйрәтә. Татарстан яшьләре 10) Акыл сату, кирәкмәгән киңәш бирү, мораль уку. Вафин энем, өйрәтә димә, иң элек райкомны ныгыт! Р.Камалов. Өйрәтә, кеше эшенә тыгыла, дип әйтмәсәң, бер киңәшем бар сиңа, кем, ни, Мәһди энем. Гөлшәһидә 11) Котырту, котыртып начар киңәш бирү. Әлбәттә, аңа алдан өйрәтеп куйганнар, шулай дип әйт, дигәннәр. Г.Ибраһимов. Кем өйрәтте коткы таратырга, фетнә борчасы! К.Нәҗми 12) күч. Нинди дә булса яман эшләрне кисәтү йөзеннән җәза бирү; сабак бирү. Юк, без әле бу кулак бандасының арт сабакларын өйрәтербез. А.Шамов ◊ Өйрәтермен мин сине Азынган, узынган кешегә янау Өйрәтә бару Башка эш-хәрәкәт белән беррәттән өйрәтү. Тышкы фактлары белән бер уңайдан телнең эчке мәгънә аерымлыкларын да өйрәтә бару – анысы метод мәсьәләсе булса кирәк. Г.Алпаров Өйрәтә башлау Өйрәтергә керешү. --- «шәкертләремне» хәреф танырга, иҗекне иҗеккә кушып сүзләр ясарга, сүзләрдән җөмлә төзергә өйрәтә башладым. Г.Бәширов. Тегенди-мондый көчек түгел. Мин эт белән җик күргән инде, беләм. Аны хәзер үк өйрәтә башларга кирәк. Г.Мөхәммәтшин Өйрәтә килү Эзлекле рәвештә өйрәтү. Аның [С.Сәйдәшев] музыкасы татар кешесенең рухына, милләтебез йөрәгенә таза-бәрәкәтле орлыклар салган, моңланырга, язмыш фаҗигаләрен кичерергә, яшәү бәхетен тоярга өйрәткән һәм әле дә булса өйрәтә килә. Р.Низамиев. «Дилбегәне тарткалама, Ат үзе юлны таба...» Шулай өйрәтә килгәннәр Улларын ата-баба. Х.Хөснуллин Өйрәтә төшү Бераз өйрәтү Өйрәтеп алу Кыска вакыт эчендә, бераз өйрәтү. Әйдә, азрак өйрәтеп алыгыз әле укучыларыгызны. З.Зәйнуллин Өйрәтеп бетерү Тәмам өйрәтү. --- үзен русча уйларга өйрәтеп бетергән Тәнзилә: «Әнкә-ә-әй!» – дип кычкырырга авызын ачты да, әйтә белмәмдер ахры, дип кыенсынып: «Ма-ма», – дип пышылдады. Ф.Мөслимова. Заводта үзе токарь булып эшләгәч, төгәллекне ярата, ирен дә микрометр белән яшәргә өйрәтеп бетерде инде. Г.Гомәров Өйрәтеп җибәрү Озакка сузмыйча тиз арада өйрәтү. Әбекәем, сөйдерүнең Мәгълүм сиңа күп сере, Өйрәтеп җибәрче, зинһар, Миңа да шуның берен. Ш.Галиев Өйрәтеп җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, барысына да өйрәтү. Балаларны яхшы булырга тәмам өйрәтеп җиткердек, начарлыктан сакланырга үзләре өйрәнер инде. Ш.Галиев. Баласын очарга өйрәтеп җиткермәгән килеш, ана үз оясын ничек ташлап китсен? А.Гыйләҗев Өйрәтеп йөрү Кеше саен өйрәтү, һәркемне өйрәтү; шактый вакыт өйрәтү. Гражданин, сез әгәр ул хәлләрне язарга килдегез икән, языгыз. Ләкин тикшерүчеләргә ничек эшләргә икәнен өйрәтеп йөрмәгез. Р.Сәгъди. Сыйфат комиссиясе әгъзасы буларак, фермаларда, басуларда кем очраса, шуны әрләп, өйрәтеп йөрде. Г.Мөхәммәтшин Өйрәтеп калу Вакытында өйрәтү; өйрәтү белән чикләнү. Исән-имин илемә кайтсам, үзем укыткан балаларга гыйлем генә өйрәтеп калмам, бәлки күңел пакьлеге дә бирергә тырышырмын, дип уйладым. Э.Шәрифуллина Өйрәтеп карау Өйрәтү тәҗрибәсе ясау. Әлеге ир тугыз ел буе малайны кешечә яшәргә өйрәтеп карый, ләкин алга китеш аз була. А.Вергазов Өйрәтеп кую Алдан ук ни эшләргә кирәклекне өйрәтү. Әлбәттә, аңа алдан өйрәтеп куйганнар, шулай дип әйт, дигәннәр. Г.Ибраһимов. Без, алдан өйрәтеп куйганча, минут эчендә яшеренеп беттек: кызлар идән астына төшеп посты, без, малайлар, лапаска чыгып, салам астына сеңдек. Г.Бәширов Өйрәтеп тору Даими рәвештә өйрәтү. Хәсәнә абыстай мулласын да, балаларын да бу сәнгатькә даими өйрәтеп тора. С.Поварисов Өйрәтеп утыру Шактый вакыттан бирле өйрәтү; өйрәтеп вакыт әрәм итү. Нәрсә, сиңа инде акыл өйрәтеп утырыйммы? Т.Миңнуллин. Сезне эштән куалар, аңлыйсызмы? Ә мин сезгә шуңардан котылуның бердәнбер юлын өйрәтеп утырам. К.Кәримов Өйрәтеп яту сөйл. к. өйрәтеп тору. Авылыгызны ташлап, Казанга оялыйсыз да шуннан безгә акыл өйрәтеп ятасыз! Р.Вәлиев. Аларга җиңел, начальник булып өйрәтеп ятарга. Р.Сәгъди |