ӨЙРӘНЧЕК и. 1. Кайда да булса берәр белгечлеккә өйрәнүче, эш-һөнәр күнекмәсе алучы кеше. Өйрәнчек остадан узган. Мәкаль. Немец төрмәчеләре безнекеләр янәшәсендә сабый, өйрәнчек булып кына калалар түгелме соң? А.Гыйләҗев. Аҗаган уйнап китә: Алсулыгы болытлардан Офыклар буйлап китә. Әйтерсең лә карт тимерче Өйрәнчеген өйрәтә ---. Җ.Дәрзаман 2. с. мәгъ. 1) Кемнән дә булса һөнәргә өйрәнә торган. Шәһәрдәге бүрек тегүчеләрнең берсенә өйрәнчек малай булып кердем. Г.Толымбай 2) Берәр һөнәргә өйрәнгәндә башкарылган, эшләнгән. Өйрәнчек рәсемнәр 3) Үзлегеннән берәр эшкә өйрәнүче, шул эштә көч сынап караучы. Балет цехы, аз сандагы солистлардан тыш, байтак кына өйрәнчек яшь көчләрне берләштерә. М.Җәлил |