ӨЙРӘНҮЧЕ и. 1) Нинди дә булса эшкә, һөнәргә өйрәнү белән шөгыльләнүче кеше. Өйрәнүчеләр һәркайсы аерым стойкалардагы винтовкаларны алмага төзәп куйганнан соң, Мостафа чиратлап аларны карап үтә. Ш.Камал. Бу алым тәрҗемәдә чыккан әсәрләргә карата аеруча кызыксыну да уятыр һәм чит телне өйрәнүчеләргә чагыштырып өйрәнергә дә ярдәм итәр иде. Казан утлары

2) Махсус фәнни тикшеренү эше алып баручы, галим. Авторларның бу китаплары, гомумән, аларның тулы иҗаты, үзенең өйрәнүчеләрен, галимнәрен, тәнкыйтьчеләрен көтә. Р.Батулла. Диңгезләр торышын махсус өйрәнүче белгечләр мондый поляр (капма-каршы) күренешләрне «прилив» һәм «отлив» дигән термин белән дә атыйлар. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә