ӨЙРӘНҮ I ф. 1) Берәр эшне башкарырга, эшләргә күнекмә алу. Бер елны шулай Рәхмәтулла карт, читтән малай алып килгәнче, тамагы да узар, эшкә дә өйрәнер дип, үзенең ун яшьлек кенә бер шадра малаен ияртеп китергән иде. М.Гали. Аз акча белән дә кешечә торырга өйрәнделәр. Һ.Такташ. Тагын да шәбрәк сызгырырга өйрәнгәч, минем янга кереп чыгарсың. Г.Әпсәләмов 2) Нинди дә булса һөнәрне, белгечлекне үзләштерү. Мин итек тегәргә өйрәндем. А.Шамов. Сиңа да, Газинур, трактор йөртергә өйрәнергә кирәк иде. Г.Әпсәләмов. Үсә төшкәч, тегү-чигү һөнәрен өйрәнеп, приютны ташлый. К.Нәҗми 3) Фәнни әдәбият укып, тиешле мәгълүмат алу, нинди дә булса белемгә ия булу. Иманны яхшы өйрәнеп, намаз ниятләрен белсәң, кирәкле догаларны ятласаң ‒ шул җиткән сезгә, ди торган иде карт абыстай. М.Гали. Госпитальдә ул аз-маз гына булса да сугыш белеменә өйрәнде. Г.Әпсәләмов 4) Ия булу; үзләштерү (башка бер телне). Менә коммерческийны бетереп, яхшы немецча өйрәнгән булсам, хәзер аның әллә никадәр файдасы тияр иде дә бит. Ф.Әмирхан. ‒ Юк, Газинур, рус телен олыгайгач та өйрәнергә кирәк, – диде. Г.Әпсәләмов. Бөтен күңелен биреп рус телен өйрәнде. Г.Гобәй 5) Кемнән дә булса үрнәк алу, шуңа иярү. Бөтен СССР халыклары әдәбияты эченә керерлек җәүһәрләр иҗат итүендә Ш.Камал бөек рус классиклары А.П.Чехов һәм М.Горькийдан өйрәнде. М.Җәлил. Владимир Маяковскийны яшь Кутуй үзенең шагыйрьлек идеалы итә. Ул аңардан өйрәнә, үрнәк ала ---. Р.Нуруллина 6) Фәнни-тикшерү юлы белән ачыклау, белү. Дөнья классикларының иҗатларын өйрәнү һәм югары музыка культурасын үзләштерү нигезендә эшләнгән бу әсәрләр татар музыкасын яңа жанр һәм яңа үрнәкләр белән баеттылар. М.Җәлил 7) Нәрсәне дә булса ачыклау өчен, бик җентекләп карап чыгу, тикшерү. Кайсы котырып искән җилләрне өйрәнә. А.Алиш. Полк командиры, тынып, әйләнә-тирәне җентекләп өйрәнергә тотынды. А.Шамов 8) Нинди дә булса шартларга, хәлгә күнегү, ияләшү. Авырлыкка хәзер өйрәнегез, чын сугышлар булган чагында --- Авыррак булыр тагын да. Һ.Такташ. Мускуллары ныгып җитмәгән һәм ул эшкә өйрәнмәгән Габделкаюм өчен көне буе балта тотып агач юну бик авырга килде. М.Гали 9) Ияләнү, билгеле бер тәртипкә күнегү, шуны гадәткә кертү. Безнең тирәдә урман шәп булганга күрә, урманда йөрергә өйрәнгән идем. М.Гафури. Аннан соң син беләсең инде безнең көтүче кешене, без кунак булып йөрергә өйрәнмәгәнбез бит. М.Гали. ...Иртә белән урыныннан торган вакытта, ул мондый хәлне күрергә өйрәнмәгән иде. А.Шамов 10) Берәр текстны ятлау, отып алу, үзләштерү. Кыш буена алган бөтен белемем абыстайның беренче көнне минем «Иман шарты»ның беренче битеннән бармакларын йөртеп укып күрсәткән 28 Коръән хәрефләрен ятлау һәм «Иман кәлимәсе» өйрәнү белән чикләнде. М.Гали. Аннары, бакчада өйрәнгән җырларын җырлый-җырлый, курчагын тирбәтә. Д.Аппакова 11) Җигеп яки атланып йөрергә күнектерелү. Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Г.Ибраһимов Өйрәнә бару Бер-бер артлы өйрәнү; торган саен ныграк өйрәнү. Җаны мунча керә апрель саен һәм өйрәнә бара Шагыйрьләрчә мәгърур яшәргә. Х.Бәдигый Өйрәнә башлау Өйрәнергә керешү. Тел хәятын урап алган гомуми томаннан аның төзелешен аерып чыгарып, катгый бер система итеп өйрәнә башлаган галимнәргә, иң әүвәл Ф. де Соссюрга зур рәхмәт. И.Низамов. Тансык уйларын беркемгә дә сөйләмәскә өйрәнә башлады, тагын дүрт көн узгач, балалар колониясеннән качты. З.Зәйнуллин Өйрәнә килү Элек-электән, күптәннән эзлекле рәвештә өйрәнү. «Фән» сүзенең ясалышын Тирәк Төбәки туганнан бирле өйрәнә килеп, ниһаять, асылына төшкән галим. Р.Батулла. Сернең ачкычы шунда ки, кешеләр белем туплап, ниһаять, фикер йөртергә өйрәнә киләләр. Р.Нуруллин Өйрәнә тору Билгеле моментка, эш-гамәлгә кадәр өйрәнү, алдан ук өйрәнү. --- бүген идарә начальнигы – иртәгә министр, министр икән, димәк, ил башлыгының эш стилен өйрәнә тор! К.Кәримов. Өйрәнә торырга кирәк. Сыртыңа бомба төшкәч кенә соң була ул. Р.Бәшәр Өйрәнә төшү Беркадәр өйрәнү; тагын да әйбәтрәк өйрәнү. Инде Таңсылу сагышына өйрәнә төшкән күңелем дөньяны тагы күрмәс булды. Х.Сарьян. Күзләре бераз өйрәнә төшкәч, кояшка омтылган чәчәк сыман, талгын гына торып басты. М.Кәбиров Өйрәнеп алу Тиз генә, вакытны бушка уздырмыйча, вакытында өйрәнү. Кайсы илгә аяк басса, шул ил халкының телен тиз арада өйрәнеп алган Баянҗар акын – бердәнбер ул ---. М.Галиев. Габдулла абый безнең кире холыкны инде өйрәнеп алган иде булса кирәк, каршы килмәде, без сәхнәгә чыктык. Р.Батулла Өйрәнеп бару Даими рәвештә өйрәнү, рәттән, тоташ өйрәнү. Җиңел акча табарга өйрәнеп барасың. Т.Миңнуллин Өйрәнеп бетерү Барысын да өйрәнү. Һәр тукталыш минем өчен соңгы тукталыш кебек. Шул тукталышны ачып, өйрәнеп бетермичә, алга бара алмыйм мин. Р.Вәлиев Өйрәнеп бетү Ахырына кадәр, тәмам өйрәнү. Казарма тормышына өйрәнеп беткән карт солдатлар да ярата башладылар. М.Гафури. Мәҗлесләрдә кеше эчкәнгә исерергә өйрәнеп беттем инде. М.Галиев Өйрәнеп җибәрү Озакка сузып тормыйча өйрәнү. Бүре телен дә өйрәнеп җибәрсәң, әллә ничаклы үсеп китәчәк әле ул. Т.Миңнуллин Өйрәнеп җитү Тәмам, тиешле дәрәҗәгә кадәр өйрәнү. Үзе дә усаллыкка өйрәнеп җитте малай. Ш.Камал. Өйрәнеп җиттегез, ә! Газ кирәк, имеш. Утын ягып, казанда быгырдатып аш пешерәсе урында. М.Галиев Өйрәнеп йөрү Шактый вакыт өйрәнү, өйрәнү белән мәшгуль булу, өйрәнүгә вакыт сарыф итү. Мостафа агай үзе дә улының һөнәргә өйрәнеп йөргән җирдән Ходайга каршы баручы көфер бәндәләргә кушылуын хупламады. Ф.Сафин Өйрәнеп калу Вакытында, тиешле урында, билгеле кешедән өйрәнү. --- бала, урта мәктәпне бетергәнче, үзенең табигый мохитендә яши, укыту сыйфаты әллә ни югары булмаган тәкъдирдә дә, ул инде ана телен гомерлеккә өйрәнеп, белеп кала. Ә.Еники Өйрәнеп карау Өйрәнү тәҗрибәсе ясау, өйрәнергә тырышу. Мәсәлән, рәсем ясарга өйрәнеп карамыйча, рәсемгә сәләтне белеп булмый. А.Низамов Өйрәнеп килү Аз-азлап, акрын гына өйрәнү. Син инде шул юлдан барырга акрын гына өйрәнеп килә идең, ләкин бөтен дөньяның астын-өскә әйләндерергә теләгән Кызыл фикерне башыңа кертеп харап булдың. Г.Камал. Бала сөйләшергә өйрәнеп килә. Ш.Галиев Өйрәнеп китү Билгеле бер моменттан алып өйрәнү. Күз караңгылыкка өйрәнеп китте. М.Гафури. Тәнкыйтьләргә өйрәнеп киттек, ә файдасы юк, дип уйламыйсызмы? Т.Миңнуллин // Билгеле бер эзлеклелектә, үз чираты белән өйрәнү. Инде аны [карбюраторны] ничек тончыктырмаска, ничек тыгылдырмаска һәм күп тыгынмый торган итәргә – шуны өйрәнеп китик. Ф.Яхин Өйрәнеп кую Алдан ук өйрәнү яки бик тиз өйрәнү. Мин инде сөйләргә сүзләр дә өйрәнеп куйган идем. Аманулла. Шакмакларны бер-берсе өстенә өяргә дә, рәсемнәрдә куянны, баканы, маймылны күрсәтергә дә берничә көн эчендә өйрәнеп куйды. М.Маликова Өйрәнеп тору Хәзер өйрәнү; өйрәнүгә вакыт сарыф итү. Аннары ракета яктысын өйрәнеп тордылар. Х.Камалов. Шулай булгач, татар балаларына башкорт телен махсус өйрәнеп тору да кирәкми. Ф.Фәтхи Өйрәнеп утыру Җентекләп, озаклап өйрәнү. Зөһрә кулындагы бүләк сәгатьне исенә төшерде, аны озак кына өйрәнеп утырды. Г.Гыйльманов. «Сөембикә» журналыннан тагы да матуррак сүзләр өйрәнеп утыра идем – кайткан бу. И.Шиһапов Өйрәнеп чыгу Башыннан ахырынача өйрәнү, барысын да өйрәнү. --- Фәрваз Миңнуллин, зиһенгә үткәзерлек итеп: – Син Тукайны яңадан өйрәнеп чык! Такташ – зур шагыйрь, Тукай исә – гасырлар шагыйре! – дигән иде, мәрхүм. Р.Батулла. Җәнлекләр, гадәттә, яңа җиргә күченгәч, үз өне тирәсен барлап, өйрәнеп чыга. Р.Вәлиев Өйрәнеп яту сөйл. Озаклап өйрәнү; өйрәнү белән шөгыльләнү. Батареяда матчасть өйрәнеп яталар. Х.Камалов. Лена Шагыйрьҗан кебек кантарлы куәгә ия шәхесләрнең иҗатын толыкманы белән кем өйрәнеп ята? Р.Батулла |