ӨЙРӘ и. Ярма салып пешерелгән сыек аш. Тары ярмасыннан ботка, өйрә пешереп, мулла чакырталар. Р.Батулла. Өйрәне төрле ярмалардан: тары, дөге, карабодай, солы ярмасыннан һ.б. пешерәләр, шуннан чыгып, тары өйрәсе, дөге өйрәсе һ.б. диләр. Татар халык ашлары ◊ Өйрәңне өйдә суыт «Гаиләдәге үзара үпкәләшүләрне, әйтешүләрне кешегә сөйләп йөрмә» дигәнне аңлата |