ӨЙЛЕК с. 1. 1) Өй салырга яраклы; өй салырга җитәрлек; өй салу өчен билгеләнгән. Егетләр урман эшенә китеп, өйлек бүрәнә әзерләргә керешәләр. Татарстан яшьләре. Өйлек бүрәнәләр китертте. Мәгърифәт

2) Билгеле сандагы өйләрдән торган. Киттек чыгып, егерме өйлек, утыз өйлек керәшен авылларына. Р.Батулла. Ралиф әфәнденең 60 өйлек кенә бетеп яткан туган авылын әкияттәгедәй танымаслык итеп үзгәртүе турында сүзләр телдән телгә күчә. Кәеф ничек?

3) Өйдә кию өчен билгеләнгән, өйдә кию өчен генә яраклы. Өйлек күлмәк кенә бу

2. и. мәгъ. 1) Өй салырга яраклы агач; бер өй салырга җитәрлек агач (бүрәнә)

2) Өйдә кия торган кием. Өйлеге юк кешелеген кияр, кешелеге юк – кешенекен кияр. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә