ӨЙЛӘНҮ ф. Нинди дә булса хатын-кызны хатынлыкка алу, аның белән никахлашу (ир кеше тур.). Өйләнмичә ‒ сөйләнеп, сөйләнмичә өйләнеп булмыймыни? А.Хәлим. Ашот та, Карлен да, күпчелек дуслары да, яшьләре утызларга җитеп килсә дә, ә кайберләре инде ул чикне байтактан узган булсалар да, әле өйләнмәгән буйдаклар иде. Р.Мирхәйдәров. Ә миңа бүген үк өйләнергә кирәк. Н.Гыйматдинова

Өйләнә башлау Өйләнергә җыену; өйләнү гамәленә күчү; бер-бер артлы өйләнү. --- болгар егетләре җирле халык кызларына өйләнә башлаганнар, шул ук вакытта гореф-гадәтләр һәм тел дә үзгәреш кичергән---. А.Тимергалин. Ә өйләнә башласалар тагын? Бригадада берсенең бер торасы юк! Ш.Бикчурин

Өйләнә калу Өйләнү очрагы булу. Әгәр аңа өйләнә калса, теге иблис Хәмит әйтмешли, сылу артистка үзе белән бу йортка шатлык, җыр, музыка алып килер иде. Ә.Еники. Я Ходаем, әгәр бу яшеннән өйләнә калса, халык нәрсә әйтер? Ф.Яхин

Өйләнә китү Өйләнүгә кадәр барып җитү. Йөргән бер кызга өйләнә китсәң! Р.Хәбибуллина

Өйләнә язу Чак кына өйләнми калу. Я, сөйләп кара: ничегрәк була икән ул өйләнә язып калу. Ф.Яруллин

Өйләнеп алу к. өйләнеп җибәрү. Морат, өйләнеп алгач, тагын уйчанланды, басылды, тулысы белән эшкә җигелде. Р.Батулла

Өйләнеп бетү Барысы да өйләнү. Сүз ябышмады, сержант Шәйдулла үзенең нык, дәү кулларын кызның җилкәсенә куйды да туры ярып әйтте: – Яшьтәшләр өйләнеп беткән. Мин ялгыз калганмын. Минем хатын булырга ризамы? М.Мәһдиев

Өйләнеп карау Өйләнү тәҗрибәсе булу. --- әгәр аны өйләнү дип атап булса, ул бер мәртәбә өйләнгән, дөресрәге, өйләнеп караган иде инде. З.Хөснетдинов. Өйләнеп караган булмаса да, югалып калмаска тырышырмын. З.Дәүләтов

Өйләнеп кую Кинәт кенә, уйламаганда, тиз арада өйләнү. Каян беләсең, бәлки, мин сиңа өйләнеп куярмын! Ә?! Г.Бәширов. Фатих аның белән рәтләп йөрмәгән дә килеш өйләнеп куйды. Ф.Яруллин

Өйләнеп җибәрү Озакка сузып тормыйча өйләнү. Килгән шәпкә өйләнеп җибәреп, төпле тормыш корырга күңеленә ятышлы чибәркәйләр булмаса, парсыз морякларны да монда бәйләп тә тота алмассың. А.Хәсәнов. Авылның буеннан-буена адым саен туктаталар моны: – Һай, маладис, энем, өйләнеп җибәргәнсең икән!.. Ф.Баттал

Өйләнеп ташлау сөйл. к. өйләнеп кую. Кара әле бу калай әтәчне! Ансат кына өйләнеп ташламакчы, ә! Вәгъдәме, имеш! Г.Бәширов. Морат, көтмәгәндә генә, урта мәктәптә укытучы олыгаеп бара торган боек кына, сабыр гына бер кызга өйләнеп ташлады. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә