ӨЙЛӘНЕШҮ ф. Ир белән хатын булып бергә тора башлау, гаилә булдыру, никахлашу. Болар бик яшьли яратыштылар, бик иртә өйләнештеләр. Г.Ибраһимов. 1919 елда Кәрим Тинчурин белән Заһидә Әхмәрова өйләнешәләр. Р.Батулла Өйләнешә бирү Бернигә карамый өйләнешү. Сугыш вакыты бит әле, җитмәсә!.. (Хәер, сугыш дип тормаганнар, җае чыкса өйләнешә биргәннәр). Ә.Еники Өйләнешеп алу Тиз генә, көтмәгәндә өйләнешү Өйләнешеп бетү Барысы да өйләнешү. Берзаман башын күтәреп як-ягына караса, яшьтәшләре өйләнешеп беткән, бала-чага үстергән, ә моның, чәчләре чалара башласа да, сукыр тиене дә юк. Р.Вәлиев. Күбесе өйләнешеп бетте. Кызлар да башлы-күзле булдылар. Р.Батулла Өйләнешеп җибәрү Бик озакка сузмыйча өйләнешү. 1963 елның сентябрендә миңа фатир биреп, без Нурсөя белән өйләнешеп җибәргәч, ул безнең туебызда Марс Шабаев белән алмаш-тилмәш тамада булды. Ф.Яруллин Өйләнешеп калу Моменттан файдаланып яки берәр вакыйгага кадәр өйләнешү Өйләнешеп кую Озакка сузып тормыйча, тиз арада, кисәк өйләнешү. Яшьләр тимерне кызу чагында сугарга яраталар. Өйләнешеп тә куялар. А.Хәсәнов. Озакка сузмыйча, әниләреннән хәер-фатиха алып, өйләнешеп тә куйдылар. Ф.Мөслимова |