ӨЙЛӘНДЕРҮ ф. Егетне, ир кешене берәр хатын-кыз белән никахка кертү, аны җәмәгатьләндерү, гаиләле итү. Алар өчен бүген Ипай белән Гөлгенәне, Мөхәммәтша белән Машаны өйләндерү төп мәсьәлә булып тора. М.Җәлил. Өйләндерсәң дә вакыт инде. Н.Гыйматдинова

Өйләндерә язу Чак кына өйләндермичә калу. --- моннан байтак еллар элек безнең әнкәйләр сезнең теләүдән башка безне өйләндерә язганнар иде. Г.Ибраһимов

Өйләндереп бетерү Барысын да өйләндерү. Хәзер бик ансатка өйрәнеп алды ир-ат. Өйләнми һәм вәссәлам. Гаилә юк – кайгы юк! Ансат яшәмәкче ---! Бөтенесен дә өйләндереп бетерәбез. Н.Гаитбай

Өйләндереп җибәрү Озакка сузмыйча, тиз арада өйләндерү. Казан тәхетенә тәгаенләнгәч тә, яшь ханны өйләндереп җибәрделәр. Р.Батулла. Бик яхшы гына мастер булып эшли башлаган иде, өйләндереп җибәргән идек үзен, ике оныгыбыз булган иде. Т.Мөбарәков. Әллә өйләндереп үк җибәрербез микән соң үзеңне, Габдулла? М.Хуҗин

Өйләндереп йөрү Шушы араларда өйләндерү, өйләндерү эшләре белән мәшгуль булу. Кызы гүрдә ята, сиксән яшьлек анасы кияү өйләндереп йөри... Р.Габделхакова

Өйләндереп калдыру к. өйләндереп калу. Әле без атаң белән, исемең-атың чыкмас борын өйләндереп калдырыйк, димез... Г.Исхакый

Өйләндереп калу Ниндидер бер вакытка кадәр, үз вакытында өйләндерергә өлгерү

Өйләндереп кую Озакка сузып тормыйча, тиз арада өйләндерү. Барып йөрмәсен, яңадан ияләнмәсен дип, Рамилне тиз генә өйләндереп тә куйдылар, яңа өй салу мәшәкатьләренә күмделәр. Ф.Тарханова. Менә бит, әнкәй, синең бердәнбереңне монда синнән башка өйләндереп тә куйдылар. Р.Сибат

Өйләндереп ташлау сөйл. к. өйләндереп кую. Менә туй да ясап алдык. Абыйны өйләндереп тә ташладык. Х.Вахит

Өйләндереп яту сөйл. Өйләндерү эшләре белән мәшгуль булу. Миңа калса, Тубыкбайда энесе кайгысы калмагандыр, атам. Угылларын өйләндереп ята, диделәр. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә