ӨЙЛӘ и. 1) Төш вакыты, көн уртасы. Өйлә вакытында әтәч кычкырса, көн алышына. Сынамыш. [Алар] өйлә ашын ашыйлар. Г.Минский. Бүген әтисе өйләдән соң, гадәттәгечә, өйгә кермәде. Мәдәни җомга 2) дини Төш вакытында укыла торган намаз. Башкалар бүген өйлә укыгач та сәфәргә чыкмакчылар. Г.Ибраһимов. Сәхәр намазыннан соң чыгып китсә, өйләгә барып ирешер сыман. Ф.Яхин |