ӨЙДӘШ и. 1. Хуҗаның гаиләсе белән бер өйдә, квартирда торучы кеше. Күршесендә ялгыз яшәгән сукыр Газизә карчык бар иде, шуны өйдәш итеп алды. М.Галиев. Сидоровкада шулай ук ике балалы Мәликәгә өйдәш булып кергән булган. А.Хәлим. Синең бу усал өйдәшең өстебезгә кайтып кермәс бит инде, баг алмасы. Н.Гыйматдинова 2. рәв. мәгъ. Өйдәш булып, өйдәш итеп, өйдәш сыйфатында; өйдәш белән. Беренче ике елын солдатка Гайния апада өйдәш яшәп, мәктәптә урыс теле укытты... А.Хәлим. Өйләнешкәч, «байтак еллар кемдә туры килсә шунда өйдәш торып гомер иттеләр» дип яза автор.Ф.Хатипов |