Ө’ЙАЛДЫ и. 1) Өйнең яши торган өлеше белән тышкы ишеге арасындагы ягып җылытылмый торган корылма. Канәгать, яңа чабаталарының шат шыгырдауларыннан ләззәтләнеп, өйалды аша тышка чыкты. А.Хәлим. Аннан соң алар шифоньерны, шкафны, сандыкны, ике иске чемоданны карадылар, берни дә тапмагач, өйалдына чыктылар. М.Галиев. Нурсөя туп кебек өйалды баскычыннан мәтәлде. Н.Гыйматдинова 2) Башка төрле корылманың төп өлеше белән тышкы ишеге арасындагы өлеше. [Хәлим] колагын бәрәңге бакчасы ягына сузып тыңлап торды да мунча өйалдына керде. Г.Гобәй 3) к. ишегалды |