ӨЙ и. 1) Яшәү өчен салынган бина, корылма; яши торган урын. Габдулла яңа урында алты почмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зур-зур ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында күзләре бетәшкән бик карт бер әби белән бергә яшәде. Ә.Фәйзи. Ниһаять, өй артындагы тирес өеменә килеп төртелде. М.Насыйбуллин. Нурлан килүгә, өен гөлчәчәкләр белән бизәячәк ул! Казан утлары

2) Аерым бер максат өчен махсус билгеләнгән бина, корылма. Бер көнне, йомыш тапкан булып, аш өенә кергән. Г.Камал. Шулай итеп, өй саен йөреп, ул көнне кичкә кадәр ярты авылның әтәчен җыеп, каравыл өенә китереп яптылар. М.Гали. Каравыл өенең ишеген тибеп җибәрде дә коты очкан Шәмсетдинне, җилтерәтеп, ай яктысына чыгарып бастырды. Г.Бәширов

3) күч. Бер өйдә яшәүче гаилә яки бер өйдә булган кешеләр. Садыйк соңгы көннәрдә өйнең тәртипсезләнүеннән пошына башлаган иде. Г.Ибраһимов. Бөтен өй эчләре белән елыйлар... Т.Гыйззәт. Әхмәдинең өеннән хат алмавына байтак вакыт булган иде. Г.Бәширов

Өй борынча Йорттан йортка, йорт саен кереп. Шупырырга бәрәңге шулпасы булмасын да, өй борынча тәмәке сасытып, аракы эчеп йөрсен, имеш, адәм имгәге. Ф.Бурнаш. Өйгә бату Хуҗалык эшләреннән, гаилә караудан бушый алмау. Өйгә йокмау Өйгә кайтып кермәү, күбрәк вакытын өйдән читтә үткәрү. Өйгә кыз төшерү Өйләнү. Өйдәге чүпне тышка чыгару Гаиләдәге вак-төяк ызгышны, сүзне кешегә сөйләп йөрү. Өендәген күршедән сора (ишет) Кешенең үз өендәге хәлне күбесенчә белмәве, күршеләре яхшырак белеп торуы турында. Өйдән өйгә җеп йөртү Сүз йөртү, гайбәт ташу. Өй тавыгы Беркая да бармыйча, өйдә утырырга яратучы кеше. Өй түбәсенә менеп төшү Башка сугу, башка тондыру. [Крестьяннар] инде [становойның] өй түбәсенә менеп төшәләр --- дип торабыз. Х.Кәрим. Өй эче Бер гаилә булып яшәүче кешеләр яки бер өйдә булган кешеләр. Семьялылар бөтен өй эчләре белән килә. Р.Төхфәтуллин. Бөтен өй эче гөрләп көләргә тотынды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә