ӨЗҮ ф. 1) Бауны, җепне һ.б.ш. бик нык тартып, сузып, бөтенлеген юкка чыгару. Инәгә бик озын җеп саплап ала, төймәнең сукыр күзеннән бер генә кат үткәзә, төенләп җепне өзә... Г.Ибраһимов. Чылбырны өзде дә йөгерде Хуҗамның бәйдәге зур филе. Ә.Исхак. Җебен теше белән өзеп, инәсен изүенә чәнчеде. А.Шамов

2) Кисеп, ярып яки башкача икегә аерып чыгару. ‒ Кайтып синең тешеңне сындыру белән генә калмам, муеныңны өзәрмен! – диде Йосыф һәм шундук китеп тә барды. Ә.Фәйзи. Бәлки, самурай кылычы белән аның башын да чабып өзәрләр иде. А.Шамов. Үзегез әгәр бармак белән генә кагылсагыз да, кулларыгызны өзәрмен! – дип янаган. М.Галиев

3) Үсеп утырган берәр нәрсәне сабагыннан, ботагыннан, тамырыннан аеру. Ул, яфрак араларыннан эзләп, кечкенә-кечкенә ямь-яшел кыярларны чеметеп кенә өзә ---. М.Әмир. Үрелеп, тармакланып үскән шомырт куагыннан кызгылт җимешен өзде. Н.Гыйматдинова. Уртача һәм соң өлгерешле сортларны рассададан үстергәндә, төп сабакның очын беренче тапкыр өченче яфрак өстеннән өзәләр. Яшелчәчелек

4) Беркетеп куелган нәрсәне каерып, йолкып алу, аерып чыгару. Шул арада ул кызыл алма кебек пешеп тә өлгергән инде, суыр да йот, тик иреннәреңне генә өзмә. Г.Ибраһимов. Моратның ул өзде орденын. Н.Исәнбәт

5) Башланган сүзнең, эш-хәрәкәтнең, процессның барышын кисү, туктату. Мин сөйли торган сүземне өзсәм, оныта башлыйм. Г.Коләхмәтов. Догасын өзми алып барырга теләгән иде. М.Гафури. Кем өзде безнең җырны? А.Әхмәт

6) күч. Нинди дә булса мөнәсәбәтләрне туктату, бетерү. Мин бүген сезнең эшләрегез – качкыннар белән хисабымны өзәчәкмен. Ф.Бурнаш. Әүвәлгеләр белән булган барлык мөнәсәбәтләрне өзгәч, бик озак йокыдан, ниһаясез төннән яңа уянган кебек бер халәт хис иттем. Г.Ибраһимов. Үзләре саклаган стройны мәңгелек дип бала чактан ук ышанып яшәүче бу чиновниклар белән элекке ведомстволар багланыш җепләрен кинәт кенә өзгән. К.Нәҗми

7) күч. Берәр мәсьәләне хәл итү, берәр эшне тәмамлау. Мәсьәләне хәзер үк өзеп куярга тиешсез. Ш.Камал. Получканы алып, өзәсе эшләремне генә өзим. Ф.Хөсни. Ләкин ул зарар күрүчеләр белән исәп-хисапны өзү чарасын күрми. Мәдәни җомга

8) күч. Каршылыкны җиңеп, фронт, оборона аша үтү. Бер авыр танк, безнең алгы оборонабызны өзеп булса кирәк, кәбестә, кабак, кавын бакчалары өстеннән урамга чыгып килә. И.Гази. Безне дошман йота алмады: Утлы боҗраларны өздек без. Ә.Ерикәй

9) күч. Үтү, йөрү мөмкинлеген бетерү, юлның, коммуникация һ.б.ш.ның бер өлешен үтмәслек хәлгә китерү. Фашист этләр уйлаганнар анда башкалага юлны өзәргә. Ә.Исхак. Диңгездән бәргән көчле җил, суны Сивашка куып, күп урында юлны өзгән. Г.Бәширов

Өзми дә куймый Өзлексез, туктаусыз бер үк сүзне кабат-кабат кабатлап, берәр нәрсә хакында сөйләү. Ә ул мине җибәрми, әйдә, шәһәргә алып бар, ди. Өзми дә, куймый да. Ф.Галиев

Өзә бару Бер-бер артлы өзү. Әле һаман үзен җиргә, туфракка бәйләгән тамырларын – ныклык һәм тотрыклылык тамырларын өзә бара ул. М.Вәлиев. Дөньядагы бөтен бәйләнешен инде өзә барган чагында... Сөйләмәскә иде исәпләрем, искә төште менә тагын да. З.Мансуров

Өзә башлау Өзәргә керешү. Фатыйма башкалардан да уздырып җибәрде, шул чәчәкне кулына алып берәмләп өзә башлады: – Ярата, яратмый, ярата, яратмый... А.Алиш. Алмагач башындагы шаян кыз: «Шәмәрдән кайтып килә Самардан, аяклары кабарган», – дип такмаклый-такмаклый, тагын алма өзә башлады. И.Гази. Шулай диде дә тау читенә барып кузгалак өзә башлады. Р.Вәлиев

Өзә килү Эзлекле рәвештә өзү; күптәннән бирле өзү. Репрессияләр куркынычы, яңадан «халык дошманы» рәтендә булу мөмкинлеге һәм тормыш юлындагы башка куркынычлар акрын-акрын буыннар бәйләнешен өзә килде...Т.Кәримов

Өзә тору Регуляр рәвештә өзү; берәр башка эш-гамәл белән берьюлы өзү. --- бер генә помидор да өлгерә алмады. Балалар аны әле яшел чагында ук иртә дә, кич тә өзә тордылар. Ф.Зыятдинов. Ә табиблар өметләрне бер-бер артлы өзә тордылар... Р.Габделхакова

Өзә язу Чак кына өзми калу. Шулай булыша торгач, Озак тырыша торгач, Тартып чыгардылар алар, Өзә язып кармак җебен, Икесенә бер бик әйбәт Талдан үргән кәрзин төбен... Р.Вәлиева. Беркөнне ата дуңгыз кулымны тешләп өзә язды. Д.Гайнетдинова

Өзеп ату к. өзеп ташлау. Шулай икән, ни тота аны? Тор, селтән, өзеп ат... А.Әхмәтгалиева

Өзеп бару Акрынлык белән, эзлекле рәвештә өзү. Үз кулыбыз, үз көчебез белән Телне өзеп бара. В.Хәйруллина

Өзеп бетерү Барысын да өзү; бөтенләй өзү. Бераз тын торганнан соң, ул өзелгән әңгәмәне яңадан ялгап җибәрде: – Борчылма, Гриша. Әле өметне өзеп бетерергә ярамый. Г.Бәширов

Өзеп җибәрү Кинәттән өзү

Өзеп йөрү Өзү белән мәшгуль булу; очраган берсен өзү. --- еллар үткән, кем беләндер исәп-хисап өзеп йөрергә Йосыфның уенда да юк! З.Хөснетдинов

Өзеп карау Өзәргә тырышу

Өзеп килү Эзлекле рәвештә, электән ук өзү; әкренләп өзү, өзә язу. Мескенчәк, бу вакыйганы күреп, Тәңрегә тилмереп вәзарилык кылып, җаныйдан өмет өзеп килә торганда, бер Ак елан очрады. Әкият

Өзеп кую Алдан ук өзү эшен башкару; кисәк бөтенләй өзү. Дәүлигә Әхмәтсафа үзе кайтып кергәнче исәп-хисапны өзеп кую яхшырак иде. Ф.Сафин. --- моннан ун ел элек әти белән ике арасын кырт өзеп куйган да, хәзер өчебез өч тарафта сыңар-сыңар канат белән тилмерәбез. А.Әхмәтгалиева

Өзеп ташлау Кисәк кенә, бөтенләй, тиз яки ачу белән өзү. Алай гына эш чыкмагач, теге кочаклап ала да моның борын очын тешләп өзеп ташлый. Ш.Камал. Әнә шул ирекне тою аны юлга ныграк этәрә, тик күңеленең кайсы чирегендәдер туган икеләнү боҗрасын тиз-тиз өзеп ташлый алмау гына аны сәерсендерә иде. А.Гыйләҗев

Өзеп тору Хәзер өзү; даими өзү. Үзәген өзеп торган уйны никадәр яшерергә тырышса да, берни дә килеп чыкмады.К.Тимбикова

Өзеп чыгару Ахырына кадәр өзү. [Гөлфия:] Ай, әтисе, өзеп үк чыгардың бит. [Xәллә:] Кирәге дә шулкадәр генә ---. А.Гыйләҗев

Өзеп чыгу Бер-бер артлы, рәттән өзү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә