ӨЗЛЕКТЕРҮ I ф. йөкл. юн. Сәламәтләнеп җиткәндә, кинәт яңадан авырып китүгә сәбәп булу. Зөфәр фаҗигасе авыру әнисен бик өзлектерде. Н.Хәсәнов. Әтиләре Камәретдин фронттан язган хатларында хатыны Мәнсурага балаларны сакларга, авыр эшләр эшләтеп өзлектермәскә кушып яза да бит. Җ.Дәрзаман Өзлектереп җибәрү Кинәт өзлектерү |