ӨЗЛЕКСЕЗ с. 1. 1) Һәрвакыт башкарыла торган; туктаусыз дәвам иткән, даими рәвештә бара торган. Аерым хуҗалык булып яшәгән чактагы өзлексез борчылулары, үзенең дә теңкәсенә тиеп беткән икеләнүләре, йоклаган чагында да җанын тындырмый торган иртәнге көнгә булган ышанычсызлыгы бөтенләй юкка чыга. Г.Әпсәләмов. Бу – алардан өзлексез һәм озак файдалануның беренче һәм төп шарты. Файдалы киңәшләр

2) Өзеге, арасы булмаган; бербөтен буй булып сузылган. Язгы сабан тургайлары, үзләренең өзлексез моңнары белән җырлый-җырлый, нәкъ безнең турыда, әллә кая югарыга, биек күккә таба китеп югалалар иде. Г.Ибраһимов

3) мат. Санаучысына һәм ваклаучысына чиксез рәвештә вакланмалар кушыла торган (вакланма). Һәрбер өзлексез вакланманы гади вакланмага әйләндерергә мөмкин. Алгебра

2. рәв. мәгъ. Даими рәвештә, бер дә тукталмыйча. --- мин аларның [чәчәкләрнең] тереклекнең беренче шатлыгыннан елмайган яшь бала йөзе шикелле куаныч тулы йөзләренә сәгатьләр буенча өзлексез карап торырмын. Ф.Әмирхан. Көзге аяз тын һавада үзенә бер моң белән өзлексез сузып кына шаулаган чыбык тавышы үзалдына уйланып барган Сабир абзыйга әллә ничек кенә тәэсир итте. Ә.Еники. Су өзлексез арта барды, дулкыннар шаулавы торган саен якынлаша барды, су аяк йөзенә менде, балтырга үрмәли башлады ---. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә