ӨЗЛЕГҮ I ф. 1) Берәр авыр эш организмга тискәре тәэсир итү, көч килү. Әминә ханым 1944 елда Енисейск шәһәрендәге суднолар төзү верфьләрендә авыр эштән өзлегеп вафат булган. А.Мәхмүтова

2) Нинди дә булса берәр авырудан сәламәтләнеп җиткәндә генә кабаттан авыру. Баланы ана карыныннан тартып алалар, әмма хатын өзлегә һәм Йосыфын көтеп ала алмый дөнья куя. М.Хәбибуллин

3) диал. Берәр нәрсәнең башланган хәрәкәте туктау, тукталып тору. Картның тавышы өзлекте, ул, күзләрен ял иттерергә теләгәндәй, карашын каядыр Массандра якларына төбәде. А.Хәлим

Өзлегә башлау Өзлегү билгеләре күренү. Берзаманны ул күзгә күренеп өзлегә башлады, килеш-килбәте язгы боз шикелле көпшәкләнде. В.Имамов

Өзлегә язу Чак кына өзлекми калу. Төне буе аягөсте чыктым, әллә кайда йөрде; ярый кайтты, ул түгел, үзем өзлегә яздым... Р.Камалов

Өзлегеп калу Ниндидер вакыйгадан соң өзлегү

Өзлегеп китү Уйламаганда, көтмәгәндә генә өзлегү. Үтәр, үтәр дип аяк өстендә йөри торгач, өзелеп китә күрмә. Р.Ишморат. [Хафиз:] Ят, Сибгать абзый. Өзлегеп китә күрмә. Т.Миңнуллин. – И Тәңрем, бала исән-сау тусын да, әнисе өзлегеп китә күрмәсен! – дип, чын күз яшьләре белән елап, изге теләкләр теләп, ашамый-эчмичә кайгырды бичаракай. Р.Батулла

Өзлегеп кую Тиз арада өзлегү. Сиңа, кызым, хәзер сакланырга кирәк, өзлегеп куйма тагы... Г.Гыйльманов

Өзлегеп тору Гел өзлегү. Раһиба җиңгинең тавышы бик тә матур. Моңы аның ничектер гел генә өзлегеп тора. А.Хәлим

Өзлегеп чыгу Тәмам өзлегү. Әмир инде үзе дә өзлегеп чыккан иде, кабат әйттереп тормый ризалашты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә