ӨЗЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. өзү (1–5 мәгъ.). Бу ике дус инде, Дәгъвалашып, судка йөрмәсен. Өйләренә кайтып, Ничек кирәк, Өзешсеннәр шулай араны. З.Мансур

2) сөйл. Талашу, тиргәшеп, нәрсә дә булса таләп итү. [Рамазан:] Инде килеп яңадан аңа мич бирәләр, ул, юк, тагын Тимергалиев белән өзешә! Н.Исәнбәт

Өзешеп бетерү өзешүне тәмамлау

Өзешеп кую Кинәт кенә, кисәк өзешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә