ӨЗЕ’П-ӨЗЕП рәв. 1) к. өзеп (1 мәгъ.) 2) Паузалар белән бүлгәләп, бүлеп-бүлеп. Ләкин Әхми эчтән өзеп-өзеп пышылдады. Г.Ибраһимов 3) Ишетелерлек, аңлашылырлык итеп, һәр сүзгә басым ясап. Пахомов ротаны тыгызлап дүртәр кешедән тезде дә өзеп-өзеп кенә бер-ике сүз әйтте. Г.Бәширов. Өзеп-өзеп әйтелгән салмак сүзләр кенәзне чыгырыннан чыгара язды. Р.Батулла |