ӨЗЕП рәв. 1) Бүлеп, өлеш чыгарып, уртаклашып. Ул аны тапкан, үстергән, үз авызыннан өзеп, барлы-юклы ризык-нигъмәте белән туендырган, үзе кимичә киендергән. Н.Хәсәнов 2) Ныклы бер карарга килеп; ачык; катгый итеп, кистереп. «Чыгарам, менә хәзер үзем чыгарам», – дигән кебек өзеп сүз дә әйтә алмый, эш тә кыла алмый икән. Г.Ибраһимов. Котылдылар дигәч тә, алай өзеп әйтү өчен иртәрәк иде. И.Гази |