ӨЗЕМТӘ и. Берәр тексттан сүзгә-сүз китерелгән кисәк, өзек; цитата. Әсәрнең бу характерын күрсәтү өчен, берничә өземтә алыйк. Г.Нигъмәти. Үзем булачак сүзлекнең аерым өземтәләрен «Казан утлары»нда күреп алганнан бирле җыйнап-төпләп бардым. Р.Галләм. Автор, шигырь өземтәләреннән мисаллар китереп, рус теле һәм әдәбияты белгече буларак, аларны татарчадан русчага үзе тәрҗемә итеп, әлеге сорауларга җавап эзләшә. Мәгърифәт |