ӨЗЕЛҮ ф. 1. 1) төш. юн. к. өзү. Ахыр барып, матур Кырымны коткару өчен көрәшкәндә, Перекоп сугышында дошман тубыннан башы өзелде. Г.Ибраһимов. Колактан колакка төрле хәбәрләр йөри башлады: имештер, шушы арада һөҗүм башланачак икән, дошман фронты нәкъ безнең участокта өзеләчәк икән. И.Гази 2) Тартылудан аерым кисәкләргә бүленү, аерылу. Баш бавың өзелмәсен, бастырыгың сынмасын. Әйтем. Үлгән илләр яңадан терелер, коллык зынҗырлары өзелер. М.Гафури. Тартып карый, теше белән чәйни, чехол бавы түзми... өзелә. Ф.Кәрим 3) Бер бөтеннән аерылып төшү; ертылып, киселеп аерылу, сыну. Корып, вакытсыз өзелгән яфраклары, сабакларыннан ерак китәселәре килмәгән кебек, һавада очып йөрделәр. Г.Гобәй. Төште авызыннан авызлык, һәм өзелде тезгене. Н.Исәнбәт. Аның ак «сакалы» өзелеп үк чыкты. А.Әхмәт 4) Бетү, юкка чыгу, яраксыз хәлгә килү. Мин, берәр әһәмиятле тамыры өзелгән булса шундый нәрсә булырга мөмкин, дигән идем, чөнки белер хәл юк, ни дип әйтәсең. Ш.Камал. Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Г.Ибраһимов. Аланга җитәрәк машина эзе өзелә. Ф.Галиев 5) Нәрсәдер берара булмый тору, җитмәү, кытлык сизелү. Сиңа май, йомырка теләгәнчә булыр, коймак, бәлеш өзелмәс. Г.Ибраһимов. Нәбиулла өстәленнән балы да, каймагы да өзелми. Т.Гыйззәт. Ит, колбасадан өзелмиләр, тоткынга җан асрар өчен бирелгән сыек баландага борын да төртмиләр. Н.Хәсәнов 6) күч. Берәр төрле эш-хәрәкәт бетү, тукталып калу. Уйлар бердән өзелделәр, чөнки поезд тукталды, һәм ашыгырга кирәк иде. Г.Минский. Радионың морзе белән сөйләве бердән өзелде. Ә.Айдар. Ул хәзер хәтта үзенең юлы өзелү күңелсезлеген дә онытты. Г.Гобәй 7) күч. Үзара мөнәсәбәтләр бозылып, бәйләнешләр алга таба дәвам итмәү, тукталу, бетү; аерылу. – Нәрсә, суд белән аерылыштыгызмы, әллә инде гаилә элемтәләрегез күптән өзелдеме? – дип, мин шунда ук сүз агышын үзгәртеп җибәрәм. Ф.Галиев. Шуннан соң безнең аралар тәмам өзелде. И.Гази. Сугыштан кайткач та, аларның дуслыклары өзелмәгән. А.Шамов 8) күч. Көчле борчылу хисе кичерү, әрнү. Ул бит Шәмсинең атасын да әнә шул ук станциядән, шулай ук өзелеп, герман сугышына озатып калган. Г.Бәширов. Өзелсә, синең өчен өзелми булыр әле, курыкма. Ф.Бурнаш 9) күч. Бик нык ашыйсы килү теләге кузгалу, тамак ачу. Зәйнәпбануның әнисе: «Йөрәгең бик өзелгәндә кабып җибәрерсең», – дип, бераз эремчек кыстырган икән, аны да куйдылар. Г.Бәширов. [Гөлҗамал:] Сәхи улым, тамак ялгап ал. [Сәхи:] Тамакны ялгарга була, тәмам өзелеп китә язды. А.Гыйләҗев 10) күч. диал. Үлү, җан бирү. Чәчәк кебек гомер өзелгән. Ф.Кәрим. Курку белмәс Данлы гомер ничек өзелде? Ә.Исхак. Дус кызы, Айдарның үлемендә беркем дә гаепле түгел, аның тормышы фаҗигале очраклылык аркасында өзелгән, дип хәбәр иткән. Ф.Галиев 2. өзелеп рәв. мәгъ. 1) Бик тирән хисләр кичереп, бик тәэсирләнеп. Нигә әнә теге мескен җиде төн уртасында йоклый алмыйча өзелеп җырлый, әнә бит. М.Әмир 2) Бик көчле итеп, соң дәрәҗәдә. Нәфисәне мин дә өзелеп сөя идем. А.Шамов. Нәсимәнең кинәт өзелеп йоклыйсы килеп китте. Д.Аппакова. Шул күкегә тартым булып чыкты Сине «өзелеп сөйгән Фазылың». З.Мансур 3) Сагынып. Өзелеп такмак әйтмәс идем, Үз халкымны сөймәсәм. Җыр. Менә шуларны күз алдына китергәндер Мария, шул көнне өзелеп көткәндер. М.Маликова ◊ Өзелгән дә төшкән Кемгә яки нәрсәгә дә булса бик охшаган. Өзелеп тору Кемгә дә булса бик яхшы мөнәсәбәттә булу, аның өчен һәртөрле яхшылыклар эшләргә әзер тору. Әйбәт кенә карчык инде. Гөлсинәм дип өзелеп тора. Р.Ишморат. Сине бер сүзе белән эретеп җибәрә, җаннарын ярып бирерлек булып өзелеп тора. Г.Бәширов. Укытучылар белән укучылар бер-берсе өчен өзелеп торалар. А.Хәлим Өзелә бару Бер-бер артлы өзелү. Әмма чылбырлар, халык теләгенә каршы килә алмыйча, берәм-берәм өзелә бара. Р.Миңнуллин. Биредә яшәешнең кануны: кешенең гомере ялгыз үтү, өметләр өзелә бару, яшәүнең чикләнгәнлеге кайгы һәм моң кичерергә мәҗбүр итә, дигән экзистенциаль фәлсәфә бик ачык әйтелә. Д.Заһидуллина. Ә Наил инде беркемне дә күрми, аның бу дөнья белән алыш-биреше өзелә бара. Д.Гайнетдинова Өзелә башлау Өзелүгә табан бару. Карлар эреп, юллар өзелә башлаган вакыт иде, базарга атка атланып кына китәргә туры килде. Г.Бәширов. Юк, үкенмәскә, кире уйламаска! Яңадан аңа карамаска! Тиз генә кереп китәргә. Аның өзелә башлаган өметләрен терелтмәскә! Р.Рахман. Карт йөрәген тотты, аның хәле авырайды... «Йөрәккә урнашкан җанның җебе өзелә башлады бугай», – дип уйлады ул. Р.Сибат Өзелә тору Башка бер эш-гамәл барган арада өзелү. Еллар елга охшамый шул, язлары үзгә тора. Үзәкләр өзелә тора, – кемнәрдер сагындыра. Р.Мингалим Өзелә язу Чак кына өзелми калу. Рәшидә озак көттереп, йөзен читкә борып, көчкә генә җавап бирде: – Авыр миңа! – Һәм тавышы аның өзелә язып куйды. Ә.Еники. Улының сагышын күреп, Хурлыгаянның бәгыре өзелә язды. Р.Батулла. Шулай да яшәү өмете бар кебек иде әле. Әмма Галимҗан турындагы хәбәр килгәч, бу өмет кылы бөтенләй өзелә язды. С.Поварисов Өзелеп бару к. өзелә башлау. Ике атна вакыт үтеп, инде өмете өзелеп барганда гына, Гөлфиядән җавап хаты килеп төште. Ф.Зариф Өзелеп бетү Барысы да өзелү. --- һәр җәһәттән бер милләт булсак та, күптән инде элеккеге бөтенлекне югалттык, үзара бәйләнешләр өзелеп бетте диярлек. Ә.Еники Өзелеп җитү Тәмам, бөтенләйгә өзелү. Йосыфҗан белән аралары әле дә өзелеп җитмәгән шикелле. Г.Ибраһимов Өзелеп калу Ниндидер бер вакытта, бер урында өзелү. --- тау битләрендә җир җиләге һәм каен җиләге кызарып пешкән ямьле җәй уртасында өзелеп калды ул балачак. Р.Мөхәммәдиев. Телефондагы тавыш, кит-кит, кит, дигәндәй өзелеп калды. К.Кәримов. – Мин бит инде...‒ дип, Мөхәммәтов янә нәрсәдер әйтә башлаган иде дә, сүзе өзелеп калды, буйсынган кыяфәттә башын түбән төшерде. М.Галиев Өзелеп китү Кисәк кенә өзелү. Аның әкренәйгәннән-әкренәя барган моңсу, әрнүле тавышы кинәт өзелеп киткән сыман булды, ул [Хәлил абый], сүзен әйтеп бетермичә, башын ике кулы белән тотып тынып калды. А.Шамов. Атом бомбалары бишек тирбәлгән саен селкенеп куя... Җир-бишек ‒ кешелекнең бишеге өзелеп китмәсен... Ш.Галиев Өзелеп кую Көтмәгәндә өзелү. ‒ Һай кубыз тарткан бармакларың ---! – дип, тирән соклану белән өзелеп куйды. Ә.Фәйзи Өзелеп тору Туктаусыз өзелү; берара өзелгән хәлдә булу. Без булганда, киткәннәргә догам Нигеземдә өзелеп тормасын. Р.Зәкуанов. Чире дә, ачлыгы да гел өзелеп тормады. Ф.Галиев. Кыскасы, бу яшелчә өстәлдән өзелеп тормасын. Татарстан яшьләре Өзелеп чыгу Бөтенләй өзелү. Мәченең койрык очы өзелеп чыга. А.Алиш. Нимесләр тарткалаган саен, аяк-куллар өзелеп чыгардай булып авырта. Ф.Яруллин. --- арада чегән төсле кара, биле өзелеп чыгардай нечкә, бераз кысыграк шомырттай күзләреннән ут чәчеп торучы бер кыз бар иде. Ф.Садриев |