ӨЗЕ’К-ӨЗЕК с. 1. 1) Тулы булмаган, аерым өлешләрдән генә гыйбарәт; аз бәйләнешле. Өзек-өзек чуалчык хыяллар, бер фикер, бер план тудырырга ирек бирми, минем теңкәмә тияләр. Ф.Әмирхан. Ныклап искән җил аның сүзләрен читтәге тамашачыларга яхшылап ишеттерми, кайбер өзек-өзек җөмләләр генә ишетелеп куя иде. Ш.Камал. Ләкин ни сәбәптәндер бөтен белгән догаларымны онытып җибәргәнмен, бары өзек-өзек сүзләрне генә кабатлап, ахырдан «бәхет телим, бәхет телим» дип, битемне сыйпап куйдым. Ә.Еники

2) Тукталып кала торган, урынсыз паузалар белән бүленгән. Бер-берсенә тотынышып утырган балалар шаулыйлар, нәрсәдер әйтеп кычкыралар, көләләр, ә берсе өзлексез гудок кнопкасына баса, өзек-өзек сигнал бирә иде. А.Шамов. – Чүп өстенә чүмәлә, дигән кебек, барысы бер җиргә килеп өелде инде, – диде хәлсез өзек-өзек тавыш белән Мирхәйдәр абзый. Ә.Фәйзи. Әхмәтша абзыйның төшенке һәм карлыкканрак өзек-өзек тавышы ишетелде. Казан утлары

3) Басым ясап әйтелгән, конкрет; кыска. Минем сөальләремә каршы берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар бирде. Ф.Әмирхан

2. рәв. мәгъ. 1) Кинәт өзелеп, бүленеп; тукталып. Хәлим аның өзек-өзек сулаганын ишетә, һәм кулы аның йөрәк тибешен бик ачык тоя иде. А.Шамов. – Зыян юк, Салихов сулышын өзек-өзек ала иде. Ф.Галиев. Ул прокурорга текәлеп карады да кинәт кенә тыны кысылгандай өзек-өзек сөйләп китте. М.Галиев

2) Тоташтан түгел; кыска гына. Бер читтә йорт артында хуҗалык командасы начальнигының өзек-өзек биргән приказлары, кызылармеецларның ашыгып-ашыгып эндәшүләре, караңгылыкка кереп югалган аяк тавышлары ишетелә. А.Шамов. Ләкин бу – Калинин өлкәсендәге гади фронт төне, автоматлардан, пулемётлардан аталар, миномётлар, төш күреп уянган ялкау этләр кебек, өзек-өзек өреп алалар, кайчак артиллерия дә ут ача. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә