ӨЗЕКЛЕК и. 1) Өзелгән булу, өзек булу. Өзеклекне ялгау 2) Буш ара, бушлык. Чыгышлар арасында өзеклекләр килеп чыгу, залны көттерү, музыканы бутаулар «Асыл кәләш» кебек дәрәҗәле конкурсны бизәми. Мәдәни җомга 3) Билгеләнгән вакытка эшне үтәп өлгермәү, бик нык артка калу, артталык. Өзеклек ул җиңелү түгел, ләкин Ул туктата җиңү үсешен. Һ.Такташ. Аннары бетон сыйфатын бик нык тикшереп барырга, андагы өзеклекне бетерергә кирәк иде. А.Шамов. Ә МТС директоры Хәбибуллин ничек соң, газета теле белән әйткәндә, тирән өзеклектә утырмыймы? Ә.Еники 4) сөйл. Җитешмәү, җитәрлек булмау, кытлык. [Хәерниса:] Алар бу тимерче өзеклегеннән чыга алмыйлар. Т.Гыйззәт 5) Язгы ташу яки явымнар нәтиҗәсендә юл өзелгән вакыт. Өзеклек башланганчы, ашлыкны ташып бетерергә тырышыйк. Татарстан яшьләре 6) күч. Фронтның һөҗүм итүче гаскәрләр өзгән урыны. Без исә алдагы частьларга башта флангтан ярдәм итәчәкбез, аннары, фронт өзелгәч, ачык капкага кергән кебек, шул өзеклеккә кереп китәчәкбез. --- Һавада – безнең авиация; өзеклеккә безнең пехота омтыла, безнең танклар килеп керәләр. И.Гази |