ӨЗЕК с. 1. 1) Өзеп алынган, өзелгән. [Ат] кешни-кешни, өзек нуктасын өстерәп, кавалеристлар артыннан куып җитте. А.Шамов. Иң азактан, җеп өзекләренә эләгә-эләгә, теләр-теләмәс кенә чыккандай, тышына фашист свастикасы төшкән бер соры кенәгә килеп чыкты. М.Галиев

2) Тулы булмаган, аерым өлешләрдән, кисәкләрдән торган. Алар тик күрүченең хәтерендә калганнары, өзек истәлекләре рәвешендә яки хроника кыскалыгы белән хикәя итү юлында гына күрсәтелә. Г.Нигъмәти. Күрше камерадагы иптәшнең өзек бер җөмләсен Баязит ике-өч хәреф чиерткәч үк аңлап алды. Г.Ибраһимов

3) сөйл. Паузалар белән бүлгәләнгән, кинәт өзелгән; калтыравык. Ишектән кергән кешеләрнең берсе, башка иптәшләреннән алгарак килеп, өзек һәм калтыравыклы тавыш белән: «Хәзрәт, эш зур!..» – диде. М.Гафури. Бу юлы да тыелып калды, өзек тавыш белән йодрыгына йөткереп кенә куйды. М.Галиев

2. и. мәгъ. 1) Бербөтен нәрсәдән өзеп алынган кисәк. Үзләрендә булган уңышларны, өзекләрне санап төштеләр. Һ.Такташ. Композиторларның һәм либреттистларның беренче тәҗрибә рәвешендә кечкенә күләмле опера өзекләре өстендә эшләүләре табигый иде. М.Җәлил. Гражданнар сугышының бер өзеген бирүдә «Яңа кешеләр»нең зур гына урын тотканын югарыда әйтеп киткән идек. Г.Нигъмәти

2) Берәр әсәр яки китап текстының зур булмаган өлеше, текст кисәге, күчермәсе; цитата. Аерым өзек итеп бастыру өчен иң уңайлы глава. М.Җәлил. Китергән өзекләрдә югарыда әйтелгән сыйфатларның һәр каюсына мисал бар. Г.Нигъмәти. Аның 1901 нче елда язылып, басылмыйча, Мәкәрҗәдә халык алдында декламировать ителгән беренче шигырьләреннән «Приказчик» өзекләре генә сакланып калган. М.Гали

Өзек вакыт 1) Юл өзелгән чор; 2) Акча яки ашау-эчү нәрсәләре бетеп торган ара. Өзек ел Ачлык ел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә