ӨЗДЕРҮ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. өзү. Исламгали – колхозның менә дигән тракторчысы – сугышта ике кулын беләзектән өздереп кайткан иде. М.Мәһдиев. Юк, кызым, ди атасы, ул инде бик күп кешеләрнең башларын чабып өздерде. И.Гази 2) күч. Музыка коралында бик матур, искиткеч оста итеп уйнау. И сихерле, серле, илһамлы, гаҗәеп мандолин!.. Әйдә, сыздыр, әйдә, өздер, сафланыйм, илһамланыйм. Ш.Бабич. Өздерә генә, ләкин тыңлаучысы чамалы. Ш.Камал. Анда өздереп музыка уйныйлар, монда матур тавыш белән җырлыйлар, тегендә эчке шатлык. Г.Ибраһимов 3) күч. Бәгырь, җан, күңел һ.б.ш. сүзләр белән килеп, нәрсәнең дә булса бик авыр тәэсир итүен, рухи газаплауны белдерә. Нинди ялкынлы, ул – салкын йөрәкне кыздыра! Бер җылап, бер моңланып, бер сызгырып җан өздерә. Ш.Бабич 2. өздереп рәв. мәгъ. 1) Катгый карарга килеп, кистереп. [Газинур:] Алай ук өздереп сөйләшмәгән идек сөйләшүен дә, эшләр шуңа таба бара иде. Г.Әпсәләмов. Ислам ык-мык килеп маташкан арада, Нәгыйм өздереп әйтергә өлгерде. Татарстан яшьләре 2) Кыска гына, аңлаешлы итеп, юк-бар сүз өстәмичә. Гафиятуллин ачык тавыш белән өздереп рапорт бирде. Г.Әпсәләмов 3) Кискен итеп, каты итеп; бик нык, үзәккә үтеп. Тик өздереп искән салкын җил аны бу дөньяга кире кайтарды. Г.Бәширов. Сөйләшә торгач, шактый вакыт узган ахры. Кинәт кенә өздереп кыңгырау шалтырады. Р.Хафизова 4) Бик текәлеп, тәэсирле итеп. Комбайнчы җегет аңа, бертуган энесе сыман, яшьтән дымланган күзләре белән өздереп карый иде. А.Хәлим. Ул Газинурга шундый өздереп карый, кулларын аның кулларыннан тартып алу түгел, үзе аңа ныграк сыена бара. Г.Әпсәләмов 5) Нык тәэсир итеп, күңелгә үтерлек итеп. Газинур ‒ үз гомерендә күп җырлар җырлаган һәм ишеткән кеше, әмма разведчиклар шикелле йөрәкләрне айкап, үзәкләрне өздереп җырлаганны моңарчы күргәне дә, ишеткәне дә юк иде. Г.Әпсәләмов Өздерә башлау Өздерергә тотыну. Аны (радионы) беренче башлап өлкәннәр үзләре өздерә башлаганнар иде. Шәһри Казан Өздереп алу Кинәт, шул минутта ук өздерү. Һаваларга ашып торган агачлар арасын тутырып аркылы-торкылы үскән куаклар юлыбызны киртәлиләр, сыдырылалар, кулларыбызга, битләребезгә килеп бәрелеп өздереп алалар. А.Шамов Өздереп җибәрү Кинәт кенә өздерү; өздерә башлау. Өч гармун бер булып өздереп җибәргән иде, кызлар биюеннән көнләшеп, Сәет җилкәсендәге тәкә дә тыпырчына башлады. К.Кәримов |