ӨЗГЕЧ и. махс. Электр чылбырында токның үтүен туктатып тору җайланмасы; русчасы: выключатель. Индукцион ярсытулар булдыру өчен, Дюбуа Реймон аппаратының беренчел чылбырына секундына 2, 5, 10, 25, 50 һәм 100 тапкыр өзелү тәэмин итә торган Энгельман өзгече куелды. Фән һәм тел. Электр челтәрләренә автомат өзгечләр һәм сүндерүгә исәпләнгән саклагычлар куела. Сарман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә