ӨЗГӘЛӘ’Ү ф. 1) кбт. форм к. өзү. Бу суык хәнҗәр минем Өзгәләр бәгъремне сырган Бар әсирлек бауларын... Һ.Такташ. Нәфисә кулындагы салам кисәген өзгәли, акылын башына җыярга, коточкыч бу хәлнең серен аңларга теләгәндәй, зур булып ачылган күзләре белән бер ‒ байракка, бер кашын җимереп торган Фирдәвескә карап ала иде. Г.Бәширов. Белер-белмәс маташып, минем алтын җепләремне өзгәләп харап итәрсең. Д.Аппакова

2) Ерту, ертып бетерү; кисәкләргә аеру. Ачу вә әрнүемнән әллә ниләрне өзгәләп ташларлык мәртәбәгә җитәм. Г.Ибраһимов. Искереп беткән афишаларын җил өзгәләгән витрина төбендә яңа яуган карда яшь кенә бер хатын хәрәкәтсез ята иде. Г.Гобәй

3) Яралау, тәнне умырып алып җәрәхәтләү. Тиздән ул һушын җуеп авачак, аннары инде һавада бөтерелгән козгыннар, җирдә сөйрәлгән хәшәрәтләр егетнең ябык тәнен өзгәли башлаячак – җаны чыкканны да көтмәячәкләр. З.Мурсиев

4) Борчу, рухи газаплау. Чәйни бәгъремне еланнар, өзгәлиләр, мин тәмам шаштым. Һ.Такташ. Минем йөрәгемне өзгәлисең. Р.Ишморат

Өзгәләп ату к. өзгәләп ташлау. Әлеге мизгелдә Мансур Ибраһимовичка Хәйдәр очраса, өзгәләп атыр иде. Х.Ширмән. Инде өзгәләп ата дигәндә, әле ярый телефоны шылтырады. И.Хәйруллин

Өзгәләп бетерү Тәмам вак кисәкләргә өзгәләү. Аннан Марат каршысына чүгәләде дә аның учындагы эт өзгәләп бетергән колбасаны алып ташлады. Г.Гобәй. – Чыбыкны өзгәләп бетергән, табып булмады, – диде Тәкәнәев. Х.Камалов. Бик ипләп кенә, сакланып кына орынырга кирәк булган күңел кылларын тарталар, йолкалар, өзгәләп бетерәләр. Л.Ихсанова

Өзгәләп ташлау Бик нык, вак-вак кисәкләргә өзгәләү; бик тиз, ачу белән өзгәләү. Аны өзгәләп ташларга торган кебек тора иде. М.Гафури. Сәфәрнең күзендә әллә нинди куркыныч ут кабынган, бик каты бер сүз әйтергә җыенып та сүзен таба алмагандай, аның иреннәре тетрәнеп торалар, ә үзе, кемнедер өзгәләп ташларга теләгән кебек, куллары белән кыска һәм кискен хәрәкәтләр ясый иде. Ә.Фәйзи. Күрә дустым: бюрода артыграк акыл саталар, кешене өзгәләп ташларга әзерләр. К.Миңлебаев

Өзгәләп чыгу Барысын да бер-бер артлы өзгәләү, башыннан ахырына кадәр өзгәләү. Сакчылар, хәрби эшләр вәзире патшага ярдәмгә ыргылганнар иде, Алып Бәргән кылычы белән аларны урталай өзгәләп чыкты. Р.Батулла

Өзгәли башлау Өзгәләргә керешү. Эт, кара яшен кебек, тоткын өстенә ташланды, аны бәреп егып, үткен тешләре белән өзгәли дә башлады. Г.Әпсәләмов. Ә елга аны ишетми дә, инеш тәмам ярсына, юлындагы ташларны актара, үз-үзен өзгәли башлый. Ф.Зыятдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә