ӨЗГӘЛӘНҮ ф. 1) Ертылу, теткәләнеп бетү, тузу (кием һ.б.ш.). Аның йөзе тузанга баткан, күлмәкләре өзгәләнгән. Һ.Такташ. Һәм ул Гыймадилар киткән икенче көнне, китап-дәфтәрләрен тутырып, култык астына өтек кенә мендәрен, өзгәләнгән юрганын кыстырып, мәдрәсәгә күчте. Ә.Фәйзи 2) Аерым-аерым кисәкләргә бүлгәләнү; нәрсәдә дә булса ертылган, теткәләнгән кебек ачыклыклар барлыкка килү. Давылда өзгәләнгән җилкән кебек сәләмә читләреннән Илдар белән Фәритнең шәрә тәннәренә соңгы тамчылар тамып кала иде. Г.Гобәй. Ләкин анда еракка сәфәргә юнәлгән озын составның төтене өзгәләнеп тирбәлә дә, ераклаша баручы тәгәрмәчләрнең рельслар буйлап килгән моңлы көе генә яңгырый. К.Нәҗми. Тоба, корбанын өзгәләгән ерткыч кебек, аның арык гәүдәсен зыр-зыр әйләндерде-тулгандырды да төпкә сөйрәде. Н.Гыйматдинова 3) күч. Бик кайгыру, нык борчылып бәргәләнү, ачыргалану, газаплану. Читтәрәк, хатын-кызлар әйләнәсендә, өзгәләнеп, Мохтарның әнисе елый иде. Ф.Галиев. Кардәш-ыру, таныш-белеш өзгәләнеп аһ итте, барчасы да газиз затның хозурына ашыкты. З.Мансуров. Менә шул әсәрендә язучы: «Бүгенге укучы мине аңлармы?» – дип өзгәләнә. Татарстан яшьләре Өзгәләнә башлау Өзгәләнү билгеләре күренү Өзгәләнә төшү Бераз өзгәләнү; тагы да ныграк өзгәләнү Өзгәләнеп бетү Тәмам, тулысынча өзгәләнү. Службасын тутырган паспорты элмә-телмә өзгәләнеп беткән. Ш.Камал. Егет дошман белән бик нык көрәшкән булса кирәк: киемнәре, казакиеның яка төймәләре өзгәләнеп беткән иде. Г.Минский Өзгәләнеп китү Кисәк өзгәләнү. Таңбатыр диюне күтәреп ала да җиргә китереп бәрә, тегенең сөякләре өзгәләнеп-өзгәләнеп китә. Әкият Өзгәләнеп кую Аз гына өзгәләнү Өзгәләнеп тору Хәзерге моментта өзгәләнү; даими, гел өзгәләнү. Үзләренең дүрт баласы янына җиде ятимне сыендырган, һәркайсын үз бәгыре шикелле якын итеп тәрбияләгән, һәркайсының язмышы өчен өзгәләнеп торган Маликовлар ятимлек проблемасын чиксез ихластан ярату белән хәл итә. Сөембикә |