ӨЗӘҢГЕ и. 1) Атка атланучы җайдакка аягын кую өчен, иярнең ике ягындагы каеш очына тагылган җайланма. «Фиу!» дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм, сүз әйтеп авыз йомганчы, койрык очындагы арканны бер айгыр муенына салды. Г.Ибраһимов. Өзәңгемә басып көтеп торам Иптәшемнең чабып үткәнен. Ш.Маннур. Инде тыңла, мөгаллимем. Аякларың икесен дә өзәңгегә куй. М.Хәбибуллин 2) анат. Урта колак эчендә тавыш кабул итә торган сөяк 3) сөйл. Көпчәк тугымының өзек җирен беркетеп кую өчен тимер деталь ◊ Өзәңгегә басу Иярнең өзәңгесенә басып, атка менеп йөрерлек яшькә җитү. Улым алты яшенә җитте, өзәңгегә басты инде, ат башына менде, шуңа куанам. Өзәңгегә җитү к. өзәңгегә басу |