ӨЗӘ рәв. Каты итеп, нык итеп. [Көлдербай:] Тукта әле, Бытырбикә, алай өзә сукма. М.Сәлим. Күрерләрем күргәннәрдән азрак, Ярсуларым, бәлки, шуңадыр. Өзә басып йөргән юлларым да Бер төш кебек кенә югалыр. Р.Бикбаев. Өзәңгегә өзә бастым, Җир китте чыңлап. Ияргә үзе күтәреп Утыртты сымак. Р.Назаров |