ӨЕРҮ ф. 1) Бөтерү, әйләндереп, үзенә тартып алу. Җил-давыллар бәрелгәнме, Өермәләр өергәнме – Тирәк башы иелгән. Ш.Маннур. «И-и-их, хәзер менә шундый өермә чыксын иде дә Сәрви белән икебезне бергә кушып өереп алып китсен иде, миңа аңардан башка яшәү юк!» – ди иде. Ә.Фәйзи

2) Бер өергә туплау, өергә җыйнау (хайваннарны)

3) күч. гади с. Комсызланып ашау, тыгыну. Өерсә, синекен өерәмени, өеннән килгән ярты ипиен өерә. Мәзәк

Өереп алу Кинәт өерү

Өереп бетерү Барысын да өерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә