ӨЕРТҮ ф. 1. сөйл. к. өерү (1 мәгъ.) 2. өертеп рәв. мәгъ. Пыр туздырып, тиз-тиз. Йортны себерде, ишек алдындагы бердәнбер тал агачының кайрысын кимереп торучы кәҗәләрне себерке белән өертеп куып чыгарды һәм, капканы ябып, келәне элеп куйды. Ә.Фәйзи Өертеп бару Рәттән бер-бер артлы барысын да өертү Өертеп китү Кисәк кенә, бик тиз рәвештә өертү |