ӨЕ’Р-ӨЕР рәв. 1. Берничә төркем булып, аерым-аерым өер хәлендә, төркемләшеп. Өер-өер булып, урам уртасында, тыкрык авызында, капка төпләрендә сөйләшеп, бәхәсләшеп торучылар һаман бар иде әле. И.Гази

2. с. мәгъ. Бик күп санлы төркемнәрдән торган, төркем-төркем. Көмеш кыңгыраулар күңелләрне җилкендереп, йөрәкләрне дәртләндереп зеңли башларлар, авыл-кала саен өер-өер халык чыгар. М.Хәбибуллин. Тирәләрендә өер-өер күселәр кайнаша. А.Хәлим. Урамда өер-өер хуҗасыз этләр йөри, фатирларда эт-мәче, тычкан, елан һәм хәтта селәүсеннәргә хәтле тоталар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә