ӨЕРМӘЛЕ с. 1) Өермә (1 мәгъ.) белән бергә барган, өермә чыгарган. Өермәле давылларда Сөмбелдәй сибелмәдем. Ә.Ерикәй. Мин хәтерлим карлы, өермәле салкын кышта туңып, күшегеп окопларда яткан чакны. Казан утлары 2) сөйл. Гадәттән тыш тынгысыз, бик борчулы вакыйгаларга бай. --- данлы чорның алга чабышында Өермәле еллар агышында... Ә.Ерикәй |