ӨЕРМӘЛӘНҮ ф. 1) Өермә булып бөтерелү; бик тиз, бик көчле, ашкынып хәрәкәт итү. Алар дошман тылына кереп, өермәләнеп үткән көчле давыл кебек, аларның яңа көчләрен кырып, туздырып, юл өстендә очраган запасларны юк итеп, ныгытмаларны җимереп әйләнеп чыктылар. А.Шамов. Шулкадәр кыздыра, шулкадәр кыздыра: баш түбәсендә ялкыннар өермәләнә. М.Әмир 2) Көчле җилдән дулкынлану. Су өсте өермәләнә Өермәләнә башлау Өермә билгеләре күренү Өермәләнә төшү Бераз өермә кебек бөтерелү Өермәләнеп китү Өермә рәвеше алу Өермәләнеп тору Гел өермә хәлендә булу |