ӨЕРМӘ и. 1) Болытта барлыкка килеп, җиргә табан торба рәвешендә сузылып төшә, эчендәге түбән басым аркасында үзенә тузан, кар һ.б.ш.ны суырып югарыга күтәрә торган көчле һава агымы; гомумән бөтерелеп-бөтерелеп искән көчле җил. Бөтерелә тышта өермә, Котырына буран бүген. Х.Туфан. Кай арада килеп чыккандыр, алан буйлап җил шаулап узды, өермә булып бөтерелде, каен төбендә кипкән үләннәрне, тузанны багана итеп күтәрде дә туп-туры аның өстенә таба килә башлады. Ф.Галиев. Еш кына өермә суның тамчысын да калдырмыйча алып бетерә. Кызыклар дөньясында

2) күч. Бик тиз хәрәкәт итә торган зур төркем, көчле агым. Әмма шул ук «нечкә күңелле» солдат, атакага барганда, дошман өстенә дәһшәт булып, өермә булып ташлана. Г.Бәширов

3) күч. Берәр нәрсәнең бик күп булуы. Сүзләр өермәсе көчәеп, һәммә сөйләүчеләрне каплап китте. Г.Ибраһимов. Дошман миналары өермәсен Ерып, алга бара дусларым. Ф.Кәрим. Язгы аклы-карада чабатаңда бер пот балчык өстерәп, туң җирне казып-чокып, кияргә чабатаң да булмаса, бозлардан бозларга яланаяк сикереп, салкынның утлы өермәсендә табаннарны пешерә-пешерә, черек бәрәңге эзләп үтә бит аларның көннәре... А.Хәлим

4) күч. сөйл. Бик каты бәхәс, талаш, гауга, шау-шу. Телефонда шау-шулар өермәсеннән тавышны бастырып кемдер сөйләргә тотынды. Г.Бәширов

5) күч. Күңелдәге тынгысызлык, хисләрнең бик көчле һәм буталчык булуы. Хисләремдә давыл, Уйларымда өермә. Ш.Маннур. Үзендә моңарчы барлыгы да беленмәгән хисләр өермәсен кузгаткан кечкенә кешене хәтеренә сеңдерәсе килү теләге аны тукталырга мәҗбүр итте. Ф.Латыйфи

Өермә кубару Тавыш, ызгыш чыгару. Өермә күтәрү к. өермә кубару. Зинһар, өермә күтәрмә әле. Б.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә