ӨЕРЕЛҮ ф. 1. 1) Өермә рәвешендә күтәрелеп, бөтерелә-бөтерелә хәрәкәт итү. «Аһ!» – дисәң, шундук бөтен сабырың, карарың җимерелә, Эчтә дулкыннар куба, дәһшәт, өермә өерелә. Ш.Бабич. Болар гүя бер-берсе арасына революция тузаны кебек буталганнар, өерелгәннәр диярсең. Г.Нигъмәти 2) сөйл. Бер урынга күп булып җыелу, күпләп туплану. Галимҗан абыйлар, Әмирхан өенә Намуссыз, битсезләр өерелә. Х.Туфан. Тикшерүче башында өерелгән уйларны читкә куды. Ф.Галиев. Ятьмәгә эләккән кошлар, берсен-берсе таптап, пычратып, бу дустанә тоткынлыкта өерелде-өерелде дә, йөрәкләре ярылып, җиргә капланды. А.Хәлим 3) диал. Күзгә нинди дә булса чүп кергәндәге кебек авырту барлыкка килү, күздә шундый авырту сизү. Күз өерелү 2. өерелеп рәв. мәгъ. Ябырылып, күпләп, зур тизлек белән. Алар кара болыт кебек өерелеп килгән дошманнарны кырып-себереп ташлый алырлар идемени? А.Шамов. Ара-тирә җил чокыр эченә дә өерелеп килеп керә һәм, битләргә бәрелеп, чабулардан тартып, агач башларын шаулатып үтеп китә. И.Гази Өерелә башлау Өерелергә тотыну. Ул Бәгърем тирәсендә өерелә башлады. А.Хәлим Өерелеп йөрү Һаман бертуктаусыз өерелү. Гайниямалның себерке я идән чүпрәге тоткан килеш бүлмәдән бүлмәгә җил кебек өерелеп йөрүен Габдулла бу йортка төшкән көннән алып күрә иде. Ә.Фәйзи Өерелеп килү Тоташ, күп булып, зур тизлек белән хәрәкәт итү Өерелеп тору Бертуктаусыз, бик еш өерелү |