ӨЕР и. 1) Бер айгырлы бияләр көтүе; бер көтү булып йөри торган атлар төркеме. Арыслан ат өеренә баш булса, арыслан өере булыр. Мәкаль. Тай дулап өереннән чыкмас. Мәкаль 2) Этләр яки бүреләр көтүе. Шушы икән инде ул бәйдән ычкындырып җибәргән өер! Ә.Еники. --- ә Равил Сәйдәшевич... өердән куылган яралы бүредәй, ерактан гына тыңлап-күзәтеп йөрде. Н.Гыйматдинова. Артыңнан куа чыккан эт өереннән котылып, тере дә кал. Казан утлары 3) Балыклар, бөҗәкләр, кошлар һ.б.ш. төркеме. Чыпчык өере кебек дәррәү күтәрелеп, малайлар авылга таба очтылар. И.Гази 4) сөйл. Үзеннән-үзе оешкан кешеләр төркеме. Менә ниндидер бер киңәшкә килеп, өерләре белән басу капкасына таба йөгерделәр. И.Гази. Габдрахманны ураткан малайлар өере урам буйлап китеп барды. З.Зәйнуллин. Яңа ел мәҗлесе кызып киткәч, авыл агайлары, тәмәке пыскытып керик әле дип, өерләре белән ишегалдына чыгып баскан. Мәдәни җомга 5) сөйл. Нинди дә булса явыз максатка ирешер өчен, бер төркемгә оешкан кешеләр; банда, шайка. Ата-анасы юк чагында, шәһәрдән өерләре белән үзе шикелле тотнаксыз яшьләр төяп килә... М.Насыйбуллин. 20 сумлык билет ясап, миллионлаган керем алган өер турында сөйләмәслек тә түгел. Н.Вахитов. Аңлашыла ки, кышкы салкын көндә төрмәдәшләр өере юньле ният белән йөрми. Мәдәни җомга 6) күч. Бик тиз хәрәкәт итә торган нәрсәләр, әйберләр җыелмасы. Бөтермәле өер үтеп киткән. Г.Гобәй. Яктырткыч пулялар өере Мисбахның баш очыннан гына выжлап узды. Г.Әпсәләмов |