ӨЕ’М-ӨЕМ с. 1. 1) Берничә өем хасил иткән. Тау өсләрендә өем-өем ташлар аунап ята. А.Әхмәт 2) Бик күп. Өем-өем кулъязмалар монда, йөрим гүя тарих урманында. Р.Низамиев. Китапханәләрдә ачып та каралмаган басмаларны, нәшрият складларында сатылмыйча яткан өем-өем китапларны күргәч җан әрни... Р.Фәйзуллин 2. рәв. мәгъ. Берничә өем хасил итеп. Ике кардәш ындыр табагында өем-өем яткан бодайны күрде. Дәрдемәнд |