ӨЕМ и. 1. 1) Нинди дә булса урында калку итеп өеп куелган яисә калкулык сыман нәрсә. Бункеры өстенә бишек элеп, ашлык өемнәре белән басуны тутырган нугай малае түгелме соң бу? А.Хәлим. Тиресне вак өемнәргә салырга ярамый, чөнки вак өемнәрдә ул тизрәк таркала һәм юыла. Яшелчәчелек. Әниләр ашлык көрәгәндә, бөртек өеменең убылып-убылып ишелеп китүен күзәтү, табаннарны рәхәт кытыклаган бодай өстендә йөрү, ятып аунауның ләззәтен аңлатып бетерерлек түгел! Татарстан яшьләре

2) Берәр урында тәртипсез рәвештә өелеп яткан нәрсәләр. Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар --- тагын әллә ниләр. Ә.Еники. Бүлмә уртасында мич салу өчен ташып куелган кирпеч өемнәре. Г.Гобәй. Казлар үлән арасына, ташлар өеме эченә, таш ватыклары арасына оялыйлар. Хайваннар турында очерклар

3) Берсе өстенә икенчесе тәртип белән өеп куелган нәрсәләр. Ике якта көлтәдәй итеп бауга бәйләнгән печән өемнәре. Г.Минский. Хәзергә койма буйларында өелеп яткан бүрәнә өемнәренә менеп йөгереп йөрде. Г.Гобәй. Ишек төбендә торган агач кровать өстендәге мендәрләр өеменә сөялеп йокыга киткән җиңги дә, без керүгә, сискәнеп уянды. М.Әмир

4) Киптерү өчен җиргә утыртылып, өстеннән көлтә белән каплап куелган берничә көлтә. Урак та тота белми икән Фәтхеттиннең хатыны. Фәтхеттин урганда, ул өем өстенә утырып карап торды. И.Гали. Абыйсыннан көлдермәс өчен, ул кичкә кадәр биш көлтә урып, дүрт көлтәне җиргә утыртып, бишенчесен башы белән өскә каплап, бәпкә ясап, бер өем куйды. М.Гали

5) сөйл. Бергә җыелып тупланган кешеләр төркеме; өер. Бары үзләренең, ягъни бер өем генә сорыкортларның корсак интереслары өчен генә файдаланалар. Урал. Аның артыннан бер өем яшерен полиция кешеләре йөриләр... Урал

2. с. мәгъ. Түгәрәк-түгәрәк, катлы-катлы (болытлар тур.). Җәй көне һәм көз көне өем болытлар дип йөртелә торган болытларны күрергә мөмкин. Физик география



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә