ӨЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. өю. Калай мичкәләр, зур пыяла баллоннар, тау-тау өелгән тоз, тагын әллә ниткән ташлар, мәгъдәннәр, кыр буенда дистәгә якын баржалар. Ш.Камал. Мәйсәрәләрнең читәне буенда өелгән бүрәнәләргә авыл агайлары җыелып, төрле бабтан кызык-кызык хәлләр сөйләшеп утыралар иде. М.Әмир. Анда каралып беткән утын түмәрләре әрдәнәләп өелгән иде. М.Галиев 2) Өемнәр барлыкка килү, өем булып тору. Кайнап чыга җирнең байлыклары, Таудай өелә кара алтыннар. Ә.Исхак. Безнең чапкан ташкүмерләр Тау-тау булып өелер. Ш.Маннур. Айсылу алдына ап-ак итеп юган йомшак оекбашлар, ике бармаклы солдат перчаткалары өелә. Г.Бәширов 3) Төзелү, салыну. Ул тәбәнәк кенә, иске кызыл кирпечтән тигез итеп өелгән иде. Ф.Галиев. Бабайның: «Болар, улым, ярлыларның, ятим балаларның, тол карчыкларның каберләре өстенә өелгән кибәннәр», – дигән сүзләре әле дә исемдә. Г.Гобәй 4) сөйл. Бер урынга тыгыз итеп, күпләп туплану, бергә җыелу. Аның тирәсенә бер-берсен таптап халык өелде. Г.Ибраһимов. Һәммәгез монда өелмәгез, исем, фамилиягез белән үзем кычкырам. М.Гали. Тыгызлана ара, Арка тала, өелделәр, арттан кыстылар. М.Җәлил 5) күч. Бик күп булып, туктаусыз берсе өстенә икенчесе өстәлеп тору. Алдында өелеп эш ятканда, алар белән чуалырга ярыймы соң? Ш.Камал. Бу сораулар берсе артыннан берсе өелеп киләләр, һәм Мисбах аларга берничек тә җавап бирә алмый. Г.Әпсәләмов. Кыскасы, бәхетсезлекләр өелеп килгән инде бичарага. Ф.Галиев Өелә бару Туктаусыз өемнәр барлыкка килү, өелү процессы дәвам итү. Машинаның астына коелган башаклар, кибәкләр дә шунда ук чыгарылып, аерым өемнәргә өелә баралар. М.Гали. Читләре кетердәп торган нәни кояштай түгәрәк коймаклар тәлинкәгә өелә бара, хуш исләреннән башлар әйләнә. Г.Әдһәм Өелә башлау Өелергә тотыну. Карый башласам, барлык хәрефләр берсе өстенә берсе өелә башлый. А.Әхмәт. Кешеләр атлар чаба торган әйләнмә тирәсеннән тагын да ераккарак кача һәм көрәш мәйданы уртасына җыелып өелә башлады. Н.Яһудин Өелә тору Туктаусыз, берсе артыннан икенчесе, һаман өелү. Алар берсе өстенә берсе өелә тора, тормыш низаглары һәм кеше характерлары ачыла бара. Фән һәм тел. Бозлар ага, өелә торды, ул арада халык, бер-берсенә шалтыратышып, бик күпләп җыела башлады. Ватаным Татарстан Өелә төшү Бераз, беркадәр өелү; тагын да күбрәк өелү Өелеп бару Рәттән бер-бер артлы өелү. Алар артына саламын-саламга китереп, бөртекләп тезгәндәй пөхтә бәйләнгән, кызлар кебек нечкә билле җыйнак көлтәләрдән бәпкәләр өелеп бара, чүмәләләр калкып чыга иде. Г.Бәширов Өелеп бетү Тулысынча, тәмам өелү. Клубның стеналары инде өелеп беткән. Туган як Өелеп калу Кем яки нәрсәдән соң өелү. Ә менә хәзер торып киттек исә, урыныбызда никадәр эш өелеп кала. М.Фәйзи. Алар киткәч, күл читендә пыяла, калай савытлар өелеп кала. Ф.Сафин Өелеп тору Бер өемгә тупланган булу. Әнә шул гаскәрләрдән читтә тау кебек өелеп торган дары, снаряд ящикларын күрәсезме? Ш.Мөхәммәдев. Ике фанза арасына кереп кысылган капкалар янында ак ташлар өелеп тора. А.Шамов Өелеп яту Бер урында тик өелеп тору. Аларның берсендә бер пычрак һәм өелеп яткан тирес күрмәссең. М.Гали. Азык булырга тиеш кенә түгел, хәтта, уйлана торгач, аның хыялында тау-тау өелеп ята иде инде. Ә.Еники. Хәлим, карчыкның сәнәген тартып ала да, өелеп яткан ботакларны арбага төйи башлый. И.Гази |