ӨЕГҮ I ф. 1) Җенси ихтыяҗларын үтәү өчен, төркем-төркем җыелып йөрү (гадәттә хайваннар тур.). Киләсе язның өегү вакытында мижнәкләр, үз нәүбәтләрендә, урман тавыклары өеккән урынга баралар. Хайваннар турында очерклар 2) күч. туп. Кемнәр белән дә булса чуалу, буталу. Кеше ирләре белән өегәсең, дип җанны кыйнады. Мәдәни җомга Өегә башлау Өегергә тотыну. Минем малай кәнизәкләр белән өегә башлаган, ә син ни карыйсың? В.Имамов |