НЯ’НЯ и. рус сөйл. 1) Балалар карау белән шөгыльләнүче хатын-кыз, бала багучы (яследә, балалар бакчасында, өйдә). Якшәмбедә [балалар бакчасында] пешекче белән няня гына кала... А.Гыйләҗев

2) Хастаханәдә санитарка. Рөхсәт сорарга кереп киткән няня әле һаман юк иде. И.Гази. Больница тәртибе буенча, имеп туйган балаларны икенче палатага алып китүгә, күчтәнәчләр өләшүче няня килеп керде. Л.Шафикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә