НЮАНС и. фр. кит. Төстә – күренер-күренмәс, тавышта сизелер-сизелмәс күчеш; гомумән берәр нәрсәнең бик нечкә аерымлыгы, үзлеге, төсмере; нечкәлек. Һәркайсының шигъри авазында үзенә генә хас тембры, аерата нюансы булу белән бергә, барчасы өчен дә уртак --- сыйфатлары бар. Х.Туфан. Катнашып китү өчен, кечкенәдән бу көннең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. М.Мәһдиев. Төс нюанслары. Көйнең нюанслары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә