НЭП и. рус тар. Яңа икътисади сәясәт – Советлар дәүләтендә халык хуҗалыгын торгызу максаты белән 1920 елларда үткәрелгән махсус сәясәт. Чын булса (үзе сөйләгән – чындыр инде), Идият абзый нэп заманында волостьта милиционер булып йөргән, ди. Ә.Еники. Габделбарый агай НЭП чорында Казанда сәүдә эшендә әвәрә килеп алды. М.Мәһдиев. Нэп бер-ике ел эчендә илне азык-төлеккә күмеп ташлады, кибетләрдә җаның теләгән бөтен нәрсә бар иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә